Бәдрүш Мокамай
Бәдрүш Мокамай (тәхәллүс, тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов) – фронтовик шагыйрь.
Бәдрүш Мокамай | |
---|---|
Туган телдә исем | Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов |
Туган | 5 октябрь 1909 Каеш, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 август 1944 (34 яшь) Латвия |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | шагыйрь, журналист |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1909 елда Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында туган. 1944 елның 20 сентябрендә һәлак була.
Каешта җидееллык мәктәпне, Уфа педагогия техникумын (1931 ел) тәмамлый.
Чишмә районында укытучы, Уфада “Яшь коммунар”, Дүртөйле районында “Ярыш” гәҗитләрендә (1933 ел) әдәби хезмәткәр булып эшли.
1934-1936 елларда Кызыл Армиядә. Кайткач, “Ярыш” та эшләвен дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, кыска сроклы курсларда укып, фронтка китә.
Башта Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки калаларын азат итүдә радиочы булып катнаша. Ике тапкыр яралана. Дәвалангач, сапёрлар взводы командиры була. Латвия җирендәге сугышларда һәлак була.
Иҗаты
үзгәртүБ. Мокамайның авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә багышланган беренче шигырьләре 1929-1931 елларда татар телендә «Яңа авыл», «Яшь юксыл», “Әдәби удар”, Чишмә районы гәҗите Сталинчы[1] гәҗитләрендә басыла.
Шигырьләрен Һади Такташның «Мокамай» поэмасыннан алынган Мокамай псевдонимы астында бастыра.
1939 елда Уфада “Шигырьләр” җыентыгы чыга.
Фронтта лирик шигырьләр белән беррәттән, Зоя Космодемьянскаяга багышланган “Таня” поэмасын, “Линариягә хатлар” дигән проза әсәрен, “Кан өчен кан” пьесасын яза.
1943 елда фронт вакыйгаларын сөйләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы “Урал егете” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.
ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1939 ел).
Гаилә хәле
үзгәртүБәдрүш Мокамай 1937 елның октябрендә укытучы Клавдия Архиповага өйләнә, 1938 елда беренче кызлары — Линария, тагын бер елдан Эмма дөньяга килә. Линария Батырова Бөгелмәдә, Эмма Мөхәммәтҗанова — Уфада яшиләр.[2]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Чыганаклар
үзгәртү- Линариягә хатлар (җыентык, төзүчесе С. Шакир). Уфа, 1984 ел.
- «Утлы еллар авазы» (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985 ел, 301 бит.
- Биобиблиографик белешмә: Писатели Советской Башкирии. Уфа, 1988 ел, 241 бит.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гәҗит сайты, archived from the original on 2017-04-05, retrieved 2014-08-24
- ↑ Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның кызы әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый., archived from the original on 2017-11-12, retrieved 2016-04-05