Төп менюны ачу

Баязит Дим (псевдоним, чын исеме Баязит Фәтхелислам улы Баянов, баш. Баязит Фәтхелислам улы Баянов) - язучы, мөхәррир, журналист. Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир.

Баязит Дим
Баязит Дим
Б.Дим.jpg
Туган телдә исем Баязит Фәтхелислам улы Баянов
Туган 2 гыйнвар 1909(1909-01-02)
Аюхан, Әлшәй вулысы , Бәләбәй өязе, Уфа губернасы
Үлгән 9 октябрь 1945(1945-10-09) (36 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Һөнәре язучы, мөхәррир, журналист, яугир
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар ике кызы
Ата-ана
  • Фәтхелислам Баян улы (әти)
  • Зәйнәп Шакир кызы (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1909 елның 24 гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязе Әлшәй вулысы (хәзерге Башкортстанның Дәүләкән районы) Аюхан авылында туган.

1924-1928 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый . Әлеге уку йортында вакытында республика матбугатында, мәсәлән, «Яңа авыл» газетасында, студент яшьләр тормышыннан хәбәрләре белән даими катнашып килә. Үзенә Баязит Дим псевдонимын ала.[1]

1928 елда уку йортын тәмамлагач, «Коммуна» газетасына эшкә чакырыла.

1929 елда фирка өлкә комитеты Б. Димне Туймазыга, Башкортстан АССРда иң беренче нәшер ителә башлаган 4 район газетасының берсен [2]«Ленин юлы» газетасын оештырырга җибәрә.[3] Алдагы елларда әлеге газетаның редакторы булып эшли.[4]

1931 елда Б. Дим Кызыл армиягә алына. Чик саклау гаскәрләрендә әфисәр булып хәрби хезмәт үтү аның өчен чын тормыш мәктәбенә һәм иҗат чыганагына әверелә. 1934 елда армиядә сәяси җитәкче (политрук, полк комиссары) итеп билгеләнә. Хәсән күле, Халхин – Гол (Монголия) янында японнарга каршы сугышларда катнаша. Сугыш башланыр алдыннан Баязит Баянов хезмәт иткән дивизияне Көнбатышка күчерәләр.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

Сугышның беренче көннәреннән үк полк комиссары Баязит Баянов яуга керә, фронтның алгы сызыгында була. Смоленск өчен барган сугышта каты яралана. Яралардан дәвалангач, Мәскәү янындагы сугышларда катнаша, тагын яралана. Аны хәрби хезмәттән азат итәләр. Уфага гаиләсе янына кайтып, фирка өлкә комитетының хәрби бүлегендә мөдир урынбасары булып эшли башлый, ләкин сугышта алган яраларыннан 1945 елның көзендә Уфада вафат була.

Бөек Ватан сугышында бертуганнары да катнаша – сеңлесе Мөкәррәмә хәрби табиб була, энесе Рифгать 19 яшендә Төньяк Кавказда һәлак була.[5]

ИҗатыҮзгәртү

Баязит Димнең иҗат гомере кыска булды. Утызынчы елларда республика матбугатында бер-бер артлы «Яз җыры», «Яшьлек», «Барыбер яз килер», «Авылым турында» хикәяләре басыла. 1930 елда авылда күмәкләштерү сәясәте турында «Шалаштагы тормыш» повесте басылып чыга.

Ул әдәбиятны хәрби тема – солдат тормышын, илне саклаучы кешеләр образын сурәтләүче хикәяләре белән баетты.[6] «Октябрь» журналы битләрендә дөнья күргән хикәяләренең каһарманнары, авторның үзе кебек үк, чын тормыштан алып язылган солдатлар. Әсәрләрендә аеруча командир образларын яхшы тасвирлый.

Язучы исән чакта ике китабы басыла. Беренчесе – Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә язылган «Хәрби хикәяләр» (Уфа, 1938) китабы, икенчесе – Бөек Ватан сугышы вакыйгалары нигезендә автобиографик характерда язылган «Фронт хикәяләре» (Уфа, 1941). Соңгысында «Комиссар Лавров», «Безнең кыз», «Беренче бәрелеш» повестьлары, «Тимер кешеләр» хикәясе урын алган.

Вафатыннан соң, 1948 елда Баязит Бикбай кереш сүзе белән «Хикәяләр» дигән җыентыгы нәшер ителә.

ЧыганакҮзгәртү

1. Утлы еллар авазы. Җыентык (төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985.(башк.)

2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.(башк.)

СылтамаҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү