Төп менюны ачу

Ишемгул Булат (чын исеме Габдрахманов Габдрахман Закир улы; 16.2.1900, Ырынбур губернасы шул ук исемле өязе Яңа Чебенле а. (хәзерге Башкортстанның Зиянчура районы) — 10.7.1938, Уфа), язучы. Язучылар союзы әгъзасы (1934). Гражданнар сугышында катнашкан.

Булат Ишемгул
Тугач бирелгән исеме: Габдрахманов Габдрахман Закир улы
Туу датасы: 16 февраль 1900(1900-02-16)
Туу урыны: Ырынбур өязе Яңа Чебенле авылы
Үлем датасы: 10 июль 1938(1938-07-10) (38 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы
Иҗат итү еллары: 1917-1938
Юнәлеш: проза, шигырь

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

«Галия» мәдрәсәсенең әзерлек курсларында укыган (1916—17), ВКП(б) ҮК каршындагы өяз хезмәткәрләре курсларын тәмамлаган (Мәскәү, 1927). 1920 елдан алып Кыпчак-Җиде ыру һәм Юрматы кантоннарында эшли (сәясәт бүлеге нач., сәяси агарту идарәлеге мөдире), 1921 елда — Русия коммунистик яшьләр союзы Башкортстан өлкә комиссариатының сәяси агарту бүлеге мөдире.

1922-26 елларда һәм 1932—37 елларда Башкортстан дәүләт нәшриятында (1926 елга кадәр һәм 1936 елдан башлап директоры, 1934-36 елларда баш мөхәррир), 1923 елда Яшь юксыл газетасын оештыруда катнаша. Бер үк вакытта 1924—32 елларда ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комиссариатында: инструктор, 1931-32 елларда В.И.Ленин һәм И.В.Сталин хезмәтләрен башкорт теленә тәрҗемә итү буенча комиссиянең җаваплы мөхәррире; 1925-26 елларда “Башкурдистан” гәз., 1928-31 елларда “Алласыз” журналы, 1932-36 елларда (өзеклек белән) “Үктәбер” журналы («Агыйдел») мөхәррире; 1928-32 елларда Башкортстан пролетар язучылар ассоциациясе рәисе.

1 нче Бөтенсоюз совет язучылары съезды (Мәскәү, 1934) делегаты. Репрессияләнә (1938), атып үтерелә. 1956 елда аклана. Туган авылындагы мәктәпкә язучының исеме бирелгән, мәктәп алдында һәйкәл, Уфада Ишемгул яшәгән йортка мемориаль тактаташ куелган.

ИҗатыҮзгәртү

Беренче шигырьләре 1917 елда «Кармак» һәм «Шура» журналларында басыла. Язучы иҗатына жанрлар һәм тематика төрлелеге хас. “Комсоколонналар” (1934) шигырьләр җыентыгында, “Тракторчы Айсылу”, “Юллар”, “Җыр башы” поэмаларында һ.б. яңы тормыш өчен фидакяр көрәшүче социалистик төзелеш энтузиастлары — комсомоллар образы тудырылган. “Алласыз көлү” (1930), “Сабир мулланың кабердән язган хаты” (1935) китапларына дини фанатизмны «фаш иткән» әсәрләр кергән. Ишемгул әсәрләре урыс, татар теленә[чыганагы?] тәрҗемә ителгән.

БасмаларҮзгәртү

  • Ишемгулов Б. Контрреволю­ция көннәрендә динчеләр. – Казан, 1927. – 40 б. (тат.)
  • Ишемгулов Б. Рус самодержавиесе һәм мөселман дини нәзарәте — M., Центриздат, 1930. (тат.)

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү