Сәләх Кулибай
Сәләх Кулибай (псевдоним, чын исеме Сәлахетдин Габит улы Кулибаев, баш. Сәләх Кулибай, Сәләх Ғәбит улы Кулибаев) – язучы, журналист. Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир.
Сәләх Кулибай Сәләх Кулибай | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәләх Габит улы Кулибай |
Туган | 15 июль 1910 Таһир, Орски өязе, Ырынбур губернасы |
Үлгән | 15 октябрь 1976 (66 яшь) Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Русия империясе→РСФСР→ССРБ |
Һөнәре | язучы, журналист |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | II дәрәҗә Ватан сугышы ордены |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1910 елның 15 июлендә Ырынбур губернасы Орски өязе (хәзерге Башкортстанның Баймак районы Таһир авылында туган. Бик яшьли ятим калып, батраклыкта хезмәт итә. Баймак районы Темәс авылы балалар йортында тәрбияләнә.
1924-1925 елларда Түбә руднигының фабзавучында укый. Алтын приискаларында эшли. 1929 елда Баймакта тау-техник мәктәбен тәмамлый. Баймак бакыр эретү, Свердловск заводларында эшли.
1930 елда «Башкортстан» газетасы сәнәгать бүлегенә әдәби хезмәткәр итеп чакырыла. Утызынчы елларда «Октябрь» журналында җаваплы сәркатип, пролетар язучылар берлегендә сәркатип , Уфа китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир вазыйфасында була.
1933-1937 елларда Ерак Көнчыгышта чик буенда хәрби хезмәт үтә.
Сугыш башлангач, 1941 елның декабрендә яңадан армиягә чакырылып, хәрби күнегү батальоны старшинасы булып хезмәт итә. 1942 елның ноябреннан алып бер ел Уфадагы пехота училищесында укый. 1943 елның азагында лейтенант дәрәҗәсе бирелеп, фронтның алгы сызыгына җибәрелә . IV Украина фронтында хәрәкәт итеп, Көнбатыш Украинаны, Карпатны азат итә. 1944 елның август аенда Чехословакия җирендә каты яраланып, һоспитальдә дәвалана. 1945 елның июнь аенда хезмәттән азат ителә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.[1]
Иҗаты
үзгәртүС. Кулибайның әдәбиятка якынаюында күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең өлеше зур.[2] Сәләх Кулибай Түбә фабзавучында укыганда, М. Фәйзи Түбә руднигының китапханәсе белән җитәкчелек итә, драма һәм әдәбият түгәрәге оештыра. 1927 елда С. Кулибайның өйрәнчек шигырьләрен мөхәррирләп, «Чәчән» (баш. «Сәсән») журналына, «Башкортстан яшьләре», «Кызыл Башкортстан» газеталарына җибәрә.[3]
С. Кулибайның беренче шигырь китаплары «Эш тавында» (1930), «Чуеннар сулышы» (1931), «Цехларда» (1932, татарча) бер-бер артлы Уфада, Мәскәүдә һәм Казанда басыла.[4] Башлангыч иҗатында тышкы эффектка бирелү сизелә: әдәбиятка сәнәгать темасын, тимер-томыр авазын кыю кертергә омтыла. Соңрак «тимергә хиреслек» кеше күңеленә диккать бирү белән алмашына.
Сугышка кадәрге лирикасына кешенең бай рухи дөньясын шигырь юллары аша яңгырату, хезмәтне олы иҗат дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлау хас була. «Ачу» (1933), «Бәхетле җир», «Өч сөю» (1945) поэмаларында совет кешесенең гүзәл сыйфатларын калку итеп чагылдыра.
Бөек Ватан сугышы еллары иҗаты өч китапка тупланган: «Бөек дус турында» (1942), «Йолдыз» (1942), «Дәвер әкияте» (1945).
С. Кулибайның илһам чыганагы – туган яклары, Ирәндек буйлары, үзе эшләгән Түбә рудниклары. 1950-1960 елларда язылган «Осталар» поэмасы, «Таулар җыры» шәлкеме ( «Асыл ташлар» (1951), «Юлдагы уйлар», «Синең белән») – эшче сыйныфка дан җырлаучы әсәрләр.
Әдәбиятның төрле жанрларында (лирик поэзия, мәсәл, юмористик хикәяләр, повестьлар, пьесалар) бердәй уңышлы эшли. 1931 елда «Җиргә хөкем» дигән беренче пьесасы Уфа театрында куела. «Яшел Якуп» (1932), «Теләк» (1940), «Йолдыз» (1941), «Кашкарның үлеме» (1958), «Булачак кияү» (1963), «Каһәрия ханым» (1963) пьесалары колхоз-совхоз театрларында даими уйнала.
Проза өлкәсендә «Төрле бизәкләр» (1958), «Хәтерләү» (1959), «Күңелле хикәяләр» (1964) дигән юмористик хикәяләр китаплары, «Таныш сукмаклар», «Тау җыры» (1965) повестьлары аерым игътибарга лаек.
М.Ю.Лермонтовның «Безнең заман каһарманы» романын, А.С. Пушкинның шигырьләрен, С. Щипачёвның «Павлик Морозов» китабын тәрҗемә итте.[5]
Һәр минут үтә кабаттан Әйләнеп килмәс өчен. |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүII дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Чыганак
үзгәртү1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүче Г. Байбурин). Уфа. 1985.(башк.)
Сылтама
үзгәртүР. Рамазанов. Эшче хезмәтен данлаучы. (рус.)
Башкорт энциклопедиясе 2014 елның 29 март көнендә архивланган. (башк.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Утлы еллар авазы. Уфа, 1985, 253 биттә.
- ↑ башинформ.ру сайтында
- ↑ Совет Башкортстаны язучылары, Уфа, 1988, 196 биттә.
- ↑ Башкорт энциклопедиясе, archived from the original on 2014-03-29, retrieved 2014-11-04
- ↑ БСЭ, archived from the original on 2014-03-29, retrieved 2014-11-04