Риф Мифтахов (Риф Фәйзерахман улы Мифтахов, баш. Риф Фәйзерахман улы Мифтахов) – язучы, шагыйрь. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1970), ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976), ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (1997).

Риф Мифтахов

Риф Мифтахов
Тугач бирелгән исеме: Риф Фәйзерахман улы Мифтахов
Туу датасы: 17 сентябрь 1939(1939-09-17) (84 яшь)
Туу урыны: Ишембай районы, Кинҗәбулат авылы
Үлем датасы: 22 апрель 2020(2020-04-22)[1] (80 яшь)
Үлем урыны: Уфа, Россия
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1972-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Өчпочмаклы хатлар» (1972)
Бүләкләр: Салават Юлаев ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1939 елның 17 сентябрендә БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Кинҗәбулат авылында туган. Ишембайда урта интернат-мәктәпне (1958), Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый.

1958-1961 елларда хәрби хезмәттә. Университетны бетергәч, Ишембай шәһәрендә укыта. 1968-1974 елларда Уфада китап нәшриятында мөхәррир, «Совет Башкортстаны» газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли. БАССР мәдәният министрлыгы системасында, радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.[2]

Иҗаты үзгәртү

Р. Мифтаховның беренче шигырьләр җыентыгы «Өчкел хатлар» (Өчпочмаклы хатлар) (1972) хәрби темага язылган. «Тормыш агачы» (1974), «Уртаклашыр серләр» (1979), «Гади могҗиза» (1982), «Батыр егет ил күрке» (1986), «Күз яше» (1992), «Мәхәбббәт уты» (2002) «Гыйшык тоту-ут йоту» (2006) китаплары нәшер ителде. Александр Блок, Евг. Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итте.[3]Рәшит Назаров иҗатын барлый, өйрәнә, 2 томлыгын (С. Юлаев премиясе, 2004) бастырып чыгара. Р. Мифтахов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев, Нур Даутов һ. б. җырлар язды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Башкортстан (белешмәлек)(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү