Тимер Арслан
Тимер Арслан (тәхәллүсе, тулы исеме Тимер Гәрәй улы Арсланов) – фронтовик шагыйрь. Әсәрләре башкорт, татар, рус телләрендә.
Тимер Арслан | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимер Гәрәй улы Арсланов |
Туган | 1 май 1915 Кәкребаш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия |
Үлгән | 19 март 1980 (64 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | СССР Россия империясе |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, шагыйрь |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1915 елның 1 маенда Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Туймазы районы) Кәкребаш авылында туган. 1980 елның 19 мартында Уфада вафат.
Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын (1937 ел), Украинадагы Аккирмән (хәзерге Белгород-Днестровский) педагогия институтының 1 курсын, зенит артиллерия училищесын (1944 ел), К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт пединститутын (1951 ел) тәмамлый.
Хәрби хезмәттә
үзгәртү1937 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Совет-фин сугышында (1939-1940 еллар), Бөек Ватан сугышында катнаша. Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларда сугыша, ике тапкыр яралана. Кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Һава һөҗүменә каршы оборонаның 9 нчы Сталинград корпусында бәтәрәй командиры сыйфатында Румынияне, Маҗарстанны, Австрияне азат итүдә катнаша.
Сугыштан соң
үзгәртү1946 елның башында госпитальләрдә дәваланганнан соң, инвалид табылып, өйгә кайтарыла.
1946 ел - 1964 елларда Октябрьски мәктәпләрендә укыта. Иҗат белән шөгыльләнә.
Беренче шигырьләре 30 нчы еллар яшьләренең хезмәт омтылышларын сурәтли. Сугыштан соңгы әсәрләре совет сугышчыларының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгын данлый. Башкортстан нефтьчеләренә багышланган әсәрләре дә бар. Юмористик шигырьләр җыентыклары да чыгара.
Әсәрләре
үзгәртү“Безнең яшьлек” (1938 ел), “Окоплар төбеннән” (1944 ел), “Таулар җырлый” (1950 ел), “Башкортстан егете” (1949 ел), “Тау кызы” (1949 ел),”Кодалар, кодачалар” (1964 ел), “Яшәсен ир!” (1968 ел), “Кунак булып кил, әнием” (1972 ел) һ.б. китаплар авторы.
Язучылар берлеге әгъзасы (1942 ел).
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1980 ел).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|