Кәкребаш (баш. Кәкребаш) — Башкортстанның Туймазы районында урнашкан татар авылы. Кәкребаш авыл советы үзәге.

Кәкребаш
Халык саны 774 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 54°41'55"тн, 53°39'3"кнч
Почта индексы 452771 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи мәгълүматлар үзгәртү

Күккүз би дигән кешенең бу якка килеп утрак тормыш башлавы унҗиденче гасыр ахырларында була. Бу төбәктә кара урман булган. Ул Коңгыр би белән бергәләп нәсел-нәсәбен алып, Каран чишмәсе буена урнаша. Хәзерге Тукмак-Каран авылына шулай нигез салына. Алар бу төбәккә бик күп мал белән килә. Иген игү эшенә керешәләр. Урман кисеп, яндырып, төпләп, җирләрне тазартып, шушы яңа кәсепкә күчәләр.

Бу вакытка чаклы алар патша ревизиясенә кермәгән була. Әлеге җирләрне рәсмиләштерә башлау унҗиденче гасыр ахырына туры килә. 1692 елларда типтәрләр, мишәрләр килеп төпләнә.[1]

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[2]
774

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү