Габделхак Игебаев
Габделхак Игебаев (тулы исеме Габделхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев, баш. Абдулхаҡ Хажмөхәммәт улы Игебаев) – язучы, БР халык шагыйре (2010), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1991).
Габделхак Игебаев Абдулхаҡ Игебаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Габделхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев |
Туган | 2 июль 1930 Күсәй, Җылаер кантоны, БАССР |
Үлгән | 27 сентябрь 2016 (86 яшь) Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | РСФСР→ССРБ→РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы |
Балалар | кызы Фәния Игебаева, УДАУ доценты[1] |
Бүләк һәм премияләре | (1991) Г. Сәләм исемендәге премия (1968) (2005) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1930 елның 2 июлендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Башкортстанның Баймак районы) Күсәй авылында туган. Балалар йортында тәрбияләнә. Темәс педагогика укуханәсен (1946), Уфа педагогия институтын (1950), Мәскәүдә әдәбият институтын (1971) тәмамлый.
1950-1969 «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Пионер» журналында әдәби хезмәткәр,
1971-1990 «Агыйдел» журналында бүлек мөдире булып эшли.[2]
2016 елның 27 сентябрендә Уфада вафат[3].
Иҗаты
үзгәртүШигырьләре 1948-1949 елларда республика газеталарында күренә башлый. Беренче китабы – «Яшьлек җыры» шигырьләр җыентыгы (1954).
А. Игебаев - лирик шагыйрь, шуңа күрә аның беренче шигырьләренә яшьлек дәрте белән сугарылган лиризм, юмор хас. Соңрак язылган әсәрләре югары гражданлык пафосы, хис-тойгылар тирәнлеге белән аерылып тора.[4]
Билгеле поэмалары: «Корея кызы», «Гаилә шатлыгы», «Ирәндек бөркете», «Урал тавышы», «Оран сала Җир-ана» рус, украин, кыргыз, татар, казакъ, үзбәк, якут телләренә тәрҗемә ителгән.[5]
Китаплары
үзгәртү- Яшьлек җыры (1954)
- Туган җир (1956)
- Яңа чалымнар (1957, очерклар)
- Минем сеңелем (1958)
- Ирәндек бөркете (1959)
- Акбүзат (1960)
- Елмаегыз, йолдызлар (1964)
- Алтын дулкыннар (1966)
- Җиз кыңгырау (1968)
- Урал тавышы (1969)
- Сагына белә икән ташлар да (1972)
- Кайда сайрый сандугачкай (1974; 2010)
- Беләм җирем-суым кадерен (1976)
- Кар өстендә учак кабыздым (1978, «Тәлгәшләр» җыентыгында)
- Бәләкәч дусларыма (1979, балаларга)
- Шигырьләр, поэмалар (1980)
- Гөлләр сибәрдәй булам (1984)
- Яшьлек илендә калам (Казан, 1997)
- Сайланма әсәрләр.2 томда (2004-2005)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Салават Юлаев премиясе (1991) – «Әйтелмәгән сүзләр» җыентыгы өчен
- Г. Сәләм исемендәге премия (1968) – «Оран сала Җир-ана» патетик поэмасы өчен
- Батыр Вәлит исемендәге премия
- РСФСР (1991) һәм БАССР (1980) атказанган мәдәният хезмәткәре
- Салават Юлаев ордены (2005)
- БР халык шагыйре (2010)
Әдәбият
үзгәртү- М. Кәрим. Каләмдәш иптәшләргә хатлар. – Абдулхак Игебаевка. китапта: Күтәрелгән кояшка карап. Уфа, 1960, 78-83 бб.(башк.)
- Г. Рамазанов. Юл тынгысызларны ярата. Ағиҙел, 1975, № 12.(башк.)
Чыганаклар
үзгәртү- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- башка чыганаклар
- Әдәбият картасы сайты
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама)
- Уфа шәһәр сайты