Тимергали Килмөхәммәтов
Тимергали Килмөхәммәтов (Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтов, баш. Тимерғәле Абдулғәлим улы Килмөхәмәтов) – язучы. Филология фәннәре докторы (2000). Профессор. БР атказанган фән эшлеклесе (1997).
Тимергали Килмөхәммәтов Тимерғәле Килмөхәмәтов | |
---|---|
Тимергали Килмөхәммәтов | |
Тугач бирелгән исеме: | Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтов |
Туу датасы: | 19 декабрь 1941 (82 яшь) |
Туу урыны: | Үзбәкстан, Серов (Фәрганә өлкәсе) |
Үлем датасы: | 2 май 2021[1] (79 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа, Россия[1] |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1968-хәзергәчә |
Юнәлеш: | проза, әдәбият фәне |
Жанр: | хикәя |
Иҗат итү теле: | рус теле, башкорт теле |
Дебют: | «Йолдыз төсе» (1968) |
Премияләр: | З. Биишева премиясе (2009) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1941 елның 19 декабренда Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсе Багдат районы Серов станциясендә туган. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын (1970) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1970), докторы (2000) диссертацияләрен яклый. 1970 елдан БДУ укытучысы.[2]
Иҗаты
үзгәртүӘдәби эшчәнлеге студент елларында башлана. Беренче әсәре – «Будёновка» хикәясе дә шул елларда «Совет Башкортстаны» газетасында басыла.[3] Беренче китабы – «Йолдыз төсе» (1968). Аспирантура бетергәч, проза, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә эшли. «Күк тояккай» (1972), «Кышлактагы кешеләр» (1976), «Хаклык үлми» (1991), «Җанкисәк» (2001) хикәя җыентыклары аны үзенчәлекле прозаик итеп танытты.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүӘдәби тәнкыйть, бигрәк тә театр тәнкыйте өлкәсендә, драматургия буенча эзләнүләр алып бара. Мостай Кәрим иҗатын тикшереп, «Мостай Кәрим драматургиясе» (1979) ((рус.)) китабын бастырды. «Башкорт трагедиясенең поэтикасы» (1983), «Драматургия һәм драматурглар» (1986) хезмәтләрен язды. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) китабы автордашы.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- М. Өметбаев премиясе (2005)
- Зәйнәп Биишева премиясе (2009)
- БР атказанган фән эшлеклесе (1997)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Әдәбият
үзгәртү1. С. Суфиянов. Осталык юлы – тырышлык. «Агыйдел», 1977, № 7.
2. Ә. Нигъмәтуллин. Ачышлардан туа ачышлар. «Агыйдел» ,1981, № 3.
Чыганаклар
үзгәртүСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- башка чыганаклар
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Башинформ / мөхәррир А. В. Валиев — 1992.
- ↑ БДУ сайты(үле сылтама)
- ↑ Уфа шәһәре сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-12
- ↑ Күгәрчен районы китапханәсе