Якуп Колмый (псевдоним, чын исеме Якуп Хәйрулла улы Колмөхәммәтов, баш. Яҡуп Ҡолмой, Яҡуп Хәйрулла улы Ҡолмөхәмәтов) — язучы, журналист. Бөек Ватан сугышында катнашкан. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1944 елдан). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1987).

Якуп Колмый
баш. Яҡуп Ҡолмой
Туган телдә исем Якуп Хәйрулла улы Колмөхәммәтов
Туган 7 сентябрь 1918(1918-09-07)
Канакай, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы
Үлгән 11 октябрь 1994(1994-10-11) (76 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия Россия
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1985)
БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978)
БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1987)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1918 елның 7 сентябрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Ишембай районы) Канакай (Шыкпай) авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алгач, күрше Урман-Бишкадак авылында крестьян яшьләре мәктәбендә, 1934-1936 елларда Стәрлетамак педагогика укуханәсендә укый.

«Ленинсы» (Ленинчы) (1937-1939), «Яшь сталинчы» (Казан, 1939) газеталарында эшли.

1939 елда хәрби хезмәткә алына. Әрмәнстанда чик буенда хезмәт итә[1].

Я. Колмый хезмәт иткән атлы дивизия Көнбатыш фронтка җибәрелә, Мәскәүне саклауда катнаша. Смоленск хәрби-сәяси училищесында укып, кече сәяси җитәкче (политрук) дәрәҗәсе ала. Каты яралана. Яңадан сафка баскач, Көньяк Урал хәрби бүлгесендә дивизия газетасында әдәби хезмәткәр була. 1945 елның августында хәрби хезмәттән азат ителә.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Беренче шигырьләре крестьян яшьләре мәктәбендә укыганда языла. Стәрлетамакта укыганда Кадыйр Даян җитәкләгән әдәбият түгәрәгенә йөри. Макар районы газетасында, Уфада «Яшь төзүче» газетасында шигырьләре басыла башлый.

1937 елдан «Ленинчы» (баш. Ленинсы) газетасында эшли башлагач, әсәрләре «Октябрь», «Пионер» журналларында дөнья күрә. Хәрби хезмәткә алынганчы, беренче китабы «Адым» (1940) нәшер ителә.

Сугыш елларында әдәби иҗаты активлаша. 1944 елда ССРБ язучылар берлегенә алына.

Сугышта язылган шигырьләре «Фронтовик уйлары» (1942), «Миңа Сталин кушты» (1944) китапларында басыла[2].

Сугыштан кайткач, «Кызыл Башкортстан» (1945-1946), «Ленинсы» (Ленинчы) (1951-1953), «Кызыл таң» (1953-1958) газеталарында әдәби хезмәткәр, радиода (1958-1978) әдәби тапшырулар мөхәррире булып эшли.

Китаплары

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Г. Рамазанов. Солдат-шагыйрь. «Былбылым» китабына кереш сүз. Казан, 1969.(тат.)

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин) Уфа, 1985.(башк.)
  2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү