Солтанов Вәсим Хафиз улы (22 август 1887 елиюнь 1977 ел) — татар, башкорт язучысы. Сәяси золым корбаны.

Вәсим Солтанов
Туган 22 август 1887(1887-08-22)
Шабай
Үлгән 1977
Әлма-матер Госмания мәдрәсәсе
Һөнәре язучы

Биографиясе үзгәртү

Вәсим Хафиз улы Солтанов 1887 елның 22 августында Уфа губернасы Бөре өязе Борай волосы (хәзерге Башкортстан Борай районы) Шабай авылында туган.

Башлангыч белемне авылында атасы мәдрәсәсендә алган. 1903 елда Уфада «Госмания» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда өч ел укыгач, яңа ачылган «Галия» мәдрәсәсенә күчә. Ул Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури белән әшнә булган.

1905-1907 елгы революцион хәрәкәтләрдә катнашу сәбәпле, мәдрәсәдән китергә мәҗбүр була. 1909 елдан Стәрле өязе Кырмыскалы авылында мөгалимлек итә. 1910 елда Бөре шәһәрендә ачылган мөселман мәктәбендә бер ел укыта. 1911 елда шәриктәше Гыйбадулла Алпаров белән төрки хәрефләренә реформа кирәк дип, «Шура» журналында мәкалә бастыралар. Шуннан икәүләп Казан каласындагы Татар укытучылар мәктәбенә барып урнашалар. Шунда укыганда Гата Исхаков белән бергә «Татар-башкорт әлифбасы» дигән китап язалар. 1913 елда «Акча тик ятасын» дигән китабы басыла.

1914 елда Ерак Көнчыгышка Благовещенск каласына укырга китә, Хабаровск шәһәрендә дә укып ала. Уфа земствосы эшкә чакыргач, Башкортостанга кайта һәм Стәрлетамак өязенең Бозаяз авылында волост китапханәсе ачуны оештыра.

Сылтамалар үзгәртү

  • Солтанов Вәсим (Мөхәмәтвәсим) Мөхәмәтхафиз улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.