Госмания мәдрәсәсе (Уфа)

Казанда 1868 елда ачылган Госмания мәдрәсәсе белән бутамаска.

Госмания мәдрәсәсе
Нигезләнү датасы 1888
Сурәт
Рәсми исем Госмания мәдрәсәсе
Нигезләүче Хәйрулла Усманов
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Уфа, Киров районы һәм Башкортстан
Урам Тукай урамы
Гамәлдән чыгу датасы 1918
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Адрес Россия Федерациясе, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Тукай урамы, 52 йорт
Карта
 Госмания мәдрәсәсе Викиҗыентыкта

[1]

Госмания мәдрәсәсе — урта мәдрәсә. Уфадагы Беренче җәмигъ мәчете карамагында 1888 ел (икенче мәгълүматлар буенча, 1887 елда) ачыла.

Тарихы

үзгәртү

Нигез салучысы — Хәйрулла Госманов, 1907 елдан соң мәдрәсәгә аның исеме бирелә. Ырынбур мөселман диния назаратына карый, халыктан җыелган иганә исәбенә тотыла. Укыту-тәрбия эшенә мәчетнең имам-хатибы җитәкчелек итә. Урта мәдрәсәнең башлангыч класларын тәмамлаган һәм кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырган 9-14 яшьлек үсмерләр (аерым очракларда өлкәнерәкләр дә) кабул ителгән. Уку түләүле булган (елына 5-10 сум), фәкирләрнең балалары түләүдән азат ителгән.

Сәнгать түгәрәкләре эшли, З. Өммәти мөхәррирлегендә — «Иттифакъ» әдәби-сәяси, М. В. Әмиров һәм Х. Кәримов мөхәррирлегендә «Чеметкеч» көлке журналлары чыгарыла. Мәдрәсә белән Ә. Ә. Вәлидов, З. Камалетдинов, К. Карипов, Г. Терегулов һ. б. эшмәкәрлеге бәйле. Башлангыч елларда — якынча 200-300 укучы (кайчакта 500-гә дә җитә), 1910 елдан 242 малай укый.

1918 ел ябыла; шул ук елда мәдрәсә базасында татар милли гимназиясе ачыла.

Шәхесләр

үзгәртү

Укытучылар

үзгәртү
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Кәшшаф Тәрҗемани 1877 Иске Әнҗерә Мәрҗания мәдрәсәсе 1943
Мөхәммәтһади Килдебәкев 1881-03-29 Ишле 1949-08-18


Тәмамлаучылар

үзгәртү
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Зыя Өммәти 1885 Чурапан шагыйрь
язучы
1943
Вәсим Солтанов 1887-08-22 Шабай язучы 1977
Миңлебаев Ғиләжетдин Фәсхетдин улы 1890-04-01 Авыргазы районы язучы
Габдулла-Әмин Зөбәерев 1891-03-18 Ишле актёр 1963-05-23
1964-06-10
Танғатаров Әхнәф Йыһангир улы 1892 Бүздәк районы язучы
Ҡәрипов Кәшфи 1892 Байталлы шагыйрь
язучы
1918
Әхмәткамал Каспрански 1895-08-27 Бәйки сәясәтче 1937-12-10
Рифкать Рәимов 1904-12-30 Куян галим К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты 1953-02-15


Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү