Госмания мәдрәсәсе (Казан)

Уфада 1888 елда ачылган Госмания мәдрәсәсе белән бутамаска.

«Госмания» мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Солтан мәдрәсәсе,
Җиһанша бай мәдрәсәсе,
Кызыл мәчет мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1868 ел1918 ел
Адрес Казан, Тукай урамы, 3

Казанның «Госмания» мәдрәсәсе1868 елда Казанда Госманов мәчете (Солтан мәчете, Кызыл мәчет, 8нче җәмигъ мәчет) каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә, XX гасыр башында Казанның эре уку йортларының берсе. Сәүдәгәр Җиһанша Бикмөхәммәт улы Госманов мәчет белән мәдрәсәне бер үк вакытта төзеткән. Мәчетне төзегәндә кыйбланы күрсәтүче һәм беренче намазны укучы — Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889).

Тарих үзгәртү

 
Госманов мәчете (Солтан мәчете)
 
Г. Камал, мәдрәсәдә укыган

Госманов мәчете каршындагы мәхәллә Тихвин (хәзерге Тукай) урамының бер өлешен, Зур Мещан урамының бер өлешен һәм тулысынча Фукс (хәзерге Г. Камал) урамын берләштергән. XX гасыр башында мәхәлләдә 38 йортта ир җенесеннән булган 508 мөселман исәпләнгән. Һәр елны мәдрәсәдә 100 шәкерт шөгыльләнгән.

1867 елда Казан сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәт улы Госманов Тихвин (хәзерге Тукай) һәм Фукс (хәзерге Г. Камал) урамнары чатында кирпечтән мәчет төзү белән бергә, Тихвин (хәзерге Тукай) урамында кирпечтән ике катлы мәдрәсә бинасын төзетү эшен дә алып бара. Төзеп бетергәч, мәдрәсә бинасын мәхәлләгә һәдия итә. Мәхәлләдә дин эшләре белән җитәкчелек итәргә, шул исәптән яңа ачылган мәдрәсәдә мөдәррислек итәргә абруйлы мулла Мөхәммәт Салиховны (?-1893) чакыра. Уфа губернасы Уфа өязе Гомәр авылында туган М. Салихов Казанга күчкәнче, Бәләбәй өязе Кара-Көек авылы, Түбән Новгород шәһәре мәчетләрендә имам-хатыйб була. Казан мәчетендә хезмәт иткәндә шулай ук белемле, инсафлы, эш сөючән булуы белән шөһрәт казана. Ырынбур Диния нәзаратына казый итеп сайлангач, Уфага күченә, үз урынына кияве, Солтан авылы мулласы Сәхәбетдин Габделлатыйфовны калдыра. 1893 елда, М. Салихов вафат булгач, «Госмания» мәчетенең өлкән мулласы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып аның улы, Кышкар мәдрәсәсендә яхшы дини белем алган Гарифулла Мөхәммәт улы Салихов (1861-1915) кала. 1894 елның августыннан икенче мулла булып аның энесе, шулай ук Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы Салихов (1870-1921) килә. 1898 елда Салиховлар мәчет янәшәсендә Фукс һәм Аркылы Тихвин (хәзерге Г. Камал) урамы 17нче йорт адресы буенча бүрәнәдән ике катлы торак йорт җиткерәләр.

Мәдрәсә җитәкчеләре Гарифулла һәм Мөхәммәтгариф Салиховлар укытуның яңа (җәдиди) ысулларына каршы булалар. Гарифулла Салихов мәгариф өлкәсендә реформалар кертүнең кирәге булмау турында берничә брошюра бастыра. Шуңа карамастан, XX гасыр башында милләтнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында күзәтелгән үзгәрешләр «Госмания» мәдрәсәсен дә читләтеп үтми. Бер генә квартал читтәрәк урнашкан, Казанның иң эре җәдит мәдрәсәсе — «Мөхәммәдия»нең йогынтысы да сизелә. Мәдрәсәдә XIX гасыр ахырында ук рус теле өйрәтелә. 1910 елда, бертуган Солтановлардан башка да, мәдрәсәдә Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, Галимҗан Баруди шәкертләреннән тагын 5 мөгаллим укыта. Алар арасында — рус теле мөгаллиме Тимерша Салаватулла улы Соловьёв (1882-1947), 1906-1910 елларда «Урал» газетасы һәм «Чүкеч» журналының нәшире һәм мөхәррире. Өч еллап белем биргән. Аннары Казан губернаторы фәрманы белән эштән куылган. Моңа укытучы Соловьевның «ялгыш фикерләре, Алафузов фабрикасы һәм казна дары заводы эшчеләре арасында тиешсез әңгәмәләр алып баруы» турындагы әләк сәбәпче булган.

Мәдрәсәдә Галиәсгар Камал укыган.

РСФСР ХКШның «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» декреты (20.01.1918) буенча «Госмания» мәдрәсәсе 1918 елда[1], Госманов мәчете (Солтан мәчете) 1931 елда ябыла.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
  4. Зөфәр Рәмиев. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре. К.: ТКН, 2005.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү