Ырынбур мөселман диния нәзарәте

Ырынбур мөселман диния нәзарәте (баш. Ырымбур мосолман диниә назараты, рус. Оренбургское магометанское духовное собрание) — Россиядә беренче рәсми мөселман оешмасы. 1799 елда Екатерина II указы буенча Уфада оештырылган.

Элекке Ырынбур мөселман диния нәзарәте җыелышлар йорты, Уфаның 1нче җәмигъ мәчете.

Россия мөселманнарының дини җитәкчесе — мөфти. Бу вазифага кандидатлыкка мөселман оешмаларында сайлау үткәч, аны император расларга тиеш булган.

1789 елдан «Мөселман Дини Җыелышы» дип атала.

1944 елдан Россиянең Европа өлеше, Себер һәм Балтыйк илләре мөселманнарының диния нәзарәте дип атала.

1992 елдан Россиянең һәм Европа Азат дәүләтләр берләшмәсенең Үзәк диния нәзарте дип атала.

Диния нәзарәтенә мөселман оешмаларын күзәтү, мәчетләр төзү, никах теркәү (язу), мөлкәт бүлү, мөселман гореф-гадәтләренең дөрес үтәлешен тикшерү бурычы йөкләтелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү