Гали Зөлкәрнәев (Гали Камал улы Зөлкәрнәев, баш. Ғәли Зөлҡәрнәев, Ғәли Камал улы Зөлҡәрнәев) – язучы, тәрҗемәче, мөхәррир. БАССР язучылар берлеге рәисе (1945-1946).

Гали Зөлкәрнәев
Ғәли Зөлҡәрнәев
Туган телдә исем Гали Камал улы Зөлкәрнәев
Туган 20 март 1905(1905-03-20)
Аргаяш районы, Сарыкүлмәк авылы (Екатеринбур өязе, Пермь губернасы)
Үлгән 24 апрель 1982(1982-04-24) (77 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Һөнәре язучы, тәрҗемәче
Ата-ана
  • Камал (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1905 елның 20 мартында хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районы[1] Сарыкүлмәк авылында туган. Бик яшьли көтүче булып ялланып эшли. 1922-1924 елларда Уралда урман хуҗалыкларында, 1925 елда Кәсле заводында кара эшче булып урнаша. Әлеге заводта кичке мәктәпне тәмамлый.

1928 елда туган ягына кайтып, вулыс уку йорты мөдире, вулыс башкарма комитеты рәисе була.

Уфада коммунистчыл университетта (1931-1934), Мәскәүдә пропагандистларның югары мәктәбендә (1935-1937) укый. Коммунистлар фиркасенең Хәйбулла районы комитетында, Уфа шәһәр комитетында, китап сату идарәсендә эшли.

1940-1945, 1948 - 1969 елларда «Ҡыҙыл Башҡортостан»Кызыл Башкортстан») газетасында: (1940-1944 баш мөхәррире),

1945-1946 елларда БАССР язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе (рәисе),

1946-1948 елларда «Октябрь» журналының мөхәррире булып тора.[2]

Иҗаты үзгәртү

Г. Зөлкәрнәевның журналистлык эшчәнлеге 1920 елларда, заводта эшләгән чорда башлана. Кәсле заводыннан «Башкурдистан» газетасына завод тормышы турында хәбәрләр җибәреп тора.

1944 елда «25 ел эчендә җөмһүрият матбугаты» дигән хезмәт бастырып чыгара.

1945 елдан тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче буларак таныла башлый. Аерым язучылар турында 50 дән артык мәкалә язып, матбугатта бастыра. «Мәҗит Гафури иҗатында империализмга каршы көрәш мотивлары», «Поэзиядә халыклар дуслыгы идеяләренең чагылышы», «Сугыштан соңгы прозада эшче образы», «Габдулла Амантай» һ.б. хезмәтләре аеруча игътибарга лаек.

1955 елда «БАССР совет язучылары» исемле белешмә китапны төзеп бастыра.

Г. Зөлкәрнәев тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнде. В. Панованың «Юлдашлар» (1948), Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» (1951), «Давылда туганнар» (1980); Л.Н. Толстойның «Севастополь хикәяләре»н (1950), И.С. Тургеневның «Сунарчы язмалары»н (1952), А.М. Горькийның «Италия хикәяләре»н тәрҗемә итте.[3]

1954 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият үзгәртү

Низамов, Р. Гали Камалович Зулькарнаев / Р. Низамов // Кунашак - земля предков. - Чиләбе, 2000.

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортстан (белешмәлек)(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
  2. Совет Башкортстаны язучылары Уфа, 1988, 155 биттә.
  3. Башкортстан (белешмәлек)