Айсылу Гарифуллина

Гарифуллина Айсылу Рәҗәп кызы (1 гыйнвар 1968) — башкорт шагыйре. 2000 елдан Рәсәй һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлекләре әгъзасы.

Айсылу Гарифуллина
Туган 1 гыйнвар 1968(1968-01-01) (56 яшь)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы

Биографиясе үзгәртү

Айсылу Рәҗәп кызы Гарифуллина 1968 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Мәһәди авылында туган. Ул — тугыз балалы ишле гаиләдә җиденче бала була.

Башлангыч белемне туган авылында ала. Байназар урта мәктәбен тамамлагач, Белорет һөнәрчелек училищесында тегүче һөнәрен үзләштерә. Аннары Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында укый. Шундагы «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив шөгыльләнә.

Университетны тәмамлагач, хезмәт юлын туган районының Колгына авыл мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып башлый. Ун елдан артык мәгариф өлкәсендә эшли. 2002 елдан Бөрҗән районы «Таң» газетасында бүлек мөдире.

«Гөрләвек», «Йолдыз ачам» шигырь китапларының авторы. «Базал» иҗади төркеменә җитәкчелек итә. Әдәбият өлкәсенә 80нче елларда килә. Үзенең шигърияте белән халык мәхәббәтен яулаган. 2000 елдан Рәсәйнең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Айсылу Рәҗәп кызының шигырьләре гомуми җыентыкларда дөнья күрде, республика матбугатында даими басылып тора.

Китаплары үзгәртү

  • Гөрләвек.
  • Ак каурый: шигырьләр җыентыгы.- Уфа: Китап.- 1995.- б. 5-36.
  • Йолдыз ачам // Көмеш балдак: шигырьләр.- Уфа: Китап, 1997.- 6.5-66.
  • Күреп өлгер инде // Башкорт шигърияте антологиясе. Борынгыдан алып XX гасыр ахырына кадәрге чор - Уфа: Китап, 2001.- 793
  • Ә мин сөям һаман... // Мөхәббәтнамә: шигырьләр,- Уфа: Китап, 1997.- 6.220.
  • Успей увидеть.// Антология поэзии Башкортостана. Голоса веков.- Уфа: Китап, 2007.- С. 443-44

Шагыйрь хакында үзгәртү

«Айсылу Гарифуллинаның шигъриятендә һәр поэтик образ җанлы күренеш, тирән мәгънәгә ия. Бу мәгънәви бәйләнеш шагыйрәнең шигъри дөньясының фикер даирәсен күз алдына бастыра. Бу киңлектә һәрбер чыңның үз моңы, үз агышы бар. Тик кабатланмас үзенчәлек кенә бай традицияле башкорт шигъриятенә яңалык өсти».Зәки Әлибаев, филология фәннәре кандидаты.

«Айсылу - табигать баласы. Туып үскән Бөрҗән районының мәгърур таулары да, горур сынлы карагайлары да, ак чырайлы каеннары да аның язмаларында кабатланмас шигъри бизәккә әверелә». Гөлназ Котыева, шагыйрә.

«Айсылу Гарифуллинаның мәхәббәт лирикасы - бераз сабыр, бераз рәнҗүле, сөюгә кинәнгән сөекле хатынның, назлы ананың катлаулы һәм якты хисләрнең чагылышы».Гөлчирә Гыйззәтуллина, язучы.

“Бөеклек - БАЙЛЫКТА ! Бөекләрдән берәү әйткән бу әйтемне. Хак сүзләр. Айсылу Гарифуллинаның чишмә агышына охшап торган, халыкчан шигърияте телебезнең энҗе мәрҗәне булып сибелгән диалектлары белән моңа ачык дәлил була ала. Аның хис-тойгылары шигырьләрендә аерым бер нечкәлек белән, сүз белән генә аңлата алмаслык эчке кичерешләр аша чагылыш таба. Гомер буйларына тел сагында торучы безнең остазыбыз Самат абый Габидуллинның изге эшен туры дәвам итүче дә ул Айсылу! Мин аңа шигърияттә дә, тормышта да яңа биеклекләргә ирешүенә, безне яңа әсәрләре белән куандыруын телим ! Үзе әйтмешли:"...Олы сүзләр әйтер кече кызың Булып калам сиңа, Бөрҗәнем." Аминь, шулай булсын !" Зөфәр ВӘЛИТ, шагыйрь.

"Айсылу Гарифуллинада бик көчле шагыйрәне таныйм. Аның фәлсәфи, лирик шигырьләре бик ошый. Һәр әсәрен укыган саен үзеңә бер үзенчәлекле дөнья ачасың. Тел, фикер байлыгы аның ижатын ямьли, бәзәкләр өсти. Айсылу - бик әдәпле, тыйнак, намуслы, иманлы кеше. Шигърияттә аның тагын да ачыграк януын, безне матур әсәрләре белән һәрвакыт генә сөендереп торуын телим. Ул - Бөрҗәннең моңлы,талантлы, бай күңелле кешеләр төбәге икәнен исбат итүче матур шәхес!" Тәнзилә Дәүләтбирдина, шагыйрә

"Кабатланмас иҗат остасы, зирәк шәхес белән бергә эшләү бәхетенә ия безнең редакция хезмәткәрләре. Туры сүзле, кыю Айсылу апайның холык-фигыле ижатында көзгедәй чагыла - аны күпләр үткен каләмле журналист, ачык фикерле шагыйрә буларак белә. Айсылу Рәҗәп кызы киң эрудицияле, кызыксынучан, игътибарлы һәм гаять зур сүз байлыгына ия булуы, шулай ук телнең бар нечкәлекләрен белүе, оператив эшләве белән безнең кебек яшь журналистларга үрнәк булып тора. Аның кебек милләт өчен янып яшәгән, милли проблемаларны күтәргән, әхлак-дин мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләгән каләм осталары барда башкорт матбугаты киләчәктә дә, үз укучысын югалтмый, яшәячәк һәм җәмгыять тормышын мөмкин кадәр уңай якка үзгәртүгә саллы өлешен керәчәк." Миляуша Касыймова-Мурзагулова, журналист

"Моңлы күңелле, җор телле шагыйрә ул. Шагыйрәнә күңел хисләре моң белән кушылып, А.Туктаголов, М. Солтановалар музыкасына мәңгелек кыйммәтләр хакындагы җырлар белән тулыландырды сәнгать илен. (Күпләр бу җырлар А.Гарифуллина сүзләренә икәнен дә белмиләр). Үзе җитәкләгән вокал ансамбленең республика күләмендәге тәүге лауреат исемен нәкъ Айсылуның сүзләренә язылган "Гөрләвек" җыры китерде...." Миңнур Касыймова, укытучы

Чыганаклар үзгәртү

  • Башкорт шигърияте антологиясе, Уфа китап 2001 ел. 815 бит. ISBN 5-295-02743-0
  • Котыева Г. Көмеш балдак балкышы: Хатын - кыз шигъриятенә бер караш / Г.Котыева// Ватандаш.- 1999.-№ 2.-126.
  • Әлибаев 3. Шигъри мәрҗәннәр./ 3.Әлибаев// Башкортстан.- 2008.- 8 май.