Юлдашева Тамара Ишбулды кызы, Тамара Искәндәрия (10 июнь 1958 ел) — башкорт шагыйре, журналист, һәм тәрҗемәче. 2010 елдан «Акбузат» балалар журналының баш мөхәррире. 1992 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар, 2004 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугать хезмәткәре (2012).

Тамара Юлдашева
Туган 10 июнь 1958(1958-06-10)[1] (65 яшь)
Кияуково[d], Янурусовский сельсовет[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[1]
Һөнәре язучы, шагыйрь, журналист, драматург, тәрҗемәче, мөхәррир

Биографиясе үзгәртү

Тамара Юлдашева (кыз фамилиясе Искәндәрова) 1958 елның 10 июнендә Башкорт АССРының (хәзер Башкортстан Республикасы) Ишембай районы Кыявык авылында туган. Янырыр урта мәктәбен тамамлагач, Ишембай трикотаж фабрикасында тегүче булып эшли, 1976-1981 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус бүлегендә югары белем ала.

1981 елдан алып хәзергәчә, Тамара Искәндәрия җөмһүрият матбугатында һәм мәгълүмать чараларында эшли. «Йәншишмә», «Яшьлек», «Башкортстан» газеталары, Башкортстан радиосы һәм телевидениесе, «Ватандаш», «Башкортстан кызы» журналлары аша халыкка җиткергән сүзе һәр чак саллы, төпле, акыллы, җылы, эчкерсез булуы белән игътибарны җәлеп итә. Әле Тамара Искәндәрия — «Акбузат» балалар журналы баш мөхәррире. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре.

Китаплары үзгәртү

  • Тояҡтар йыры: Шиғырҙар // Йәш тауыштар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987. — 128 бит.
  • Ер менән Күк араһында: Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1992. — 80 бит.
  • Ете даръям: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 1999. — 208 бит.
  • Аҙнабикә: Поэма. — Өфө,2004.
  • Аҙнабикә. Азнабика, мать Салавата: Поэма (башҡорт, рус телдәрендә). — Өфө, 2006.
  • Көн менән Төн сиге: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2008. — 296 бит.
  • Моң-тәлгәш: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2013. — 303 бит.
  • Шашка иленә сәйәхәт: Фантастик хикәйәләр. — Өфө: Китап, 2013. — 16 бит.
  • Бәрәкәтле көн: Әкиәттәр, хикәйәләр.— Өфө: Китап, 2016. — 80 бит.
  • Каменная река: Стихи, поэма. — Уфа: ИНЕШ, 2016. — 96 стр.
  • Бир биште, бына усым!: Шиғырҙар. — Өфө, Аҡбуҙат, 2016. — 16 бит.
  • Там, там, Тамсыҡай!: Әкиәттәр, хикәйәләр, шиғырҙар. — Өфө, Аҡбуҙат, 2017. — 55 бит.

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 10 май 2018)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 10 май 2018)
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1