Нәбилә Вәлитова
Нәбилә Вәлитова (Нәбилә Габделхәмит[1] кызы Вәлитова) — балет артисты, педагог, балетмейстер. РСФСР халык артисты (1969). Воронеж опера һәм балет театры баш балетмейстеры (1979-1984), сәнгать җитәкчесе.
Нәбилә Вәлитова | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәбилә Габделхәмит кызы Вәлитова |
Туган | 28 декабрь 1928 БАССР Бәләбәй кантоны Сыерышбаш авылы |
Үлгән | 11 октябрь 2006 (77 яшь) Воронеж |
Үлем сәбәбе | транспорт чарасына тапталу[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | балет артисты, педагог, балетмейстер |
Бүләк һәм премияләре | (1981) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1928 елның 28 декабрендә БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге БР Чакмагыш районы) Сыерышбаш авылында туган. Ленинград хореография училищесын (Агриппина Ваганова шәкерте) тәмамлаган (1949). 2006 елның 11 октябрендә Воронежда вафат (иртән эшкә барганда машина бәрә).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1949-1960 Уфада Башкортстан опера һәм балет театры солисты.
- 1961-1975 Воронеж опера һәм балет театры солисты.
- 1979-1984 Воронеж опера һәм балет театры баш балетмейстеры.
- 1963 елдан Воронеж хореография училищесы педагогы, 1977-1980 сәнгать җитәкчесе.
- 1975-1977 Воронеж дәүләт сәнгать институты укытучысы.
- 1984 елдан Воронеж театры репетиторы, 1992 елдан театрның балет сәнгать җитәкчесе.[2]
Иҗаты
үзгәртүЛенинград балет мәктәбен тәмамлаган биюче буларак, үзенең талантын классик балетларда тулы ачып бирә. Вәлитованың иҗади йөзе — хәзерге заман һәм классик балет репертуарларындагы төрле пландагы хореографик партияләрне сәхнәдә тәэсирле чагылдыруы һәм профессиональ осталыгы белән аерылып тора.[3] Воронеж хореография училищесындә укыткан шәкертләре арсында: А.Н. Петрина, М.В. Леонькина, Т.В. Хатунцева, Т.А. Фролова, Анжелина Воронцова (Мәскәүнең Зур театры).
Партияләре
үзгәртүБеренче башкаручы
үзгәртү- 1971 Валерия «Тантана итүче сөю җыры» (Песнь торжествующей любви) М. Носырев — Д.М. Арипова
Башка партияләре
үзгәртү- Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. И. Чайковский
- Aврора «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. И. Чайковский
- Зарема «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев
- Лауренсия «Лауренсия» А. Крейн
- Раймонда «Раймонда» А. К. Глазунов
- Жизель «Жизель» А. Адан
- Джульетта «Ромео һәм Джульетта»
- Франческа «Франческа да-Римини» П. И. Чайковский
- Шәһризадә «Шәһризадә» (Шехеразада) Н. Римский-Корсаков
- Сольвейг «Пер-Гюнт» Э. Григ
- Китри «Дон Кихот» Л. Минкус
- Сари «Күк күкрәве сукмагыннан» (Тропою грома) К.А. Караев
Куйган спектакльләре
үзгәртүВоронеж опера һәм балет театры
үзгәртү- 1981 «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь)
- 1982 «Рус җире әкияте» (Сказ земли русской) — либретто авторы (Я.3. Лившиц белән).
- «Щелкунчик» П. И. Чайковский.
- «Пахита» Э. Дельдевез.
- «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- РСФСР халык артисты (1969).
- РСФСР атказанган артисты (1955).
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1981).
- «Воронеж өлкәсе алтын фонды» премиясе (2000).
Хәтер
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Балашова Н. По крутым ступеням. Театральная жизнь, 1966, № 3.
- Валерий Попов. Шаг на сцену. Набиля Валитова и воронежский балет. Воронеж, 2013.
Чыганаклар
үзгәртүБалет: энциклопедия. Мәскәү: СЭ, 1981.
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- Сыерышбаш авылы турында(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ русча чыганакларда Набиля Галиевна
- ↑ «Воронеж-медиа» сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-24
- ↑ Татар иле
- ↑ «Фото Черноземья» сайтында фотосы бар