Салих Батыев
Салих Батыев, Салих Гыйлемхан улы Батыев ― дәүләт һәм фирка эшлеклесе, Татарстан АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1960-1983), РСФСР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары.
Салих Батыев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Салих Гыйлемхан улы Батыев |
Туган | 24 ноябрь 1911 Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Чакмагыш районы) Яңа Дөмәй авылы |
Үлгән | 7 декабрь 1985 (74 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Гоголь урамы, Казан |
Милләт | татар, 1960 елга кадәр паспортында милләте башкорт дип язылган булган, 1960 елдан татар[1][2] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Фәһимә Сәлахетдин кызы |
Балалар | улы Радий, кызы Эльвира |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Калып:Хезмәт Кызыл байрагы ордены ![]() |
Салих Батыев | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфада 1960 ел – 1983 ел | |
Аңа кадәр | Камил Фасиев |
Дәвамчысы | Әнвәр Баһаветдинов |
Туган | 24 ноябрь 1911 Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 7 декабрь 1985 (74 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Белем | СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1911 елның 11(24) ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Чакмагыш районы) Яңа Дөмәй авылында туган. Казанда финанс-икътисад институтын (1933), Мәскәүдә ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы югары фирка мәктәбен (1950) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1930-1931 ВКП (б) Бакалы райкомы (БАССР) пропагандисты.
- 1933-1936 комсомол эшендә: Акташ районы МТСы сәяси бүлеге башлыгының комсомол эше буенча урынбасары; ВЛКСМ Арча райкомы сәркатибе; Татарстан өлкә комитеты бүлек мөдире.
- 1937-1939 Казан химия-технология институтында эшче факультеты укытучысы.
- 1939-1941 ВКП (б) өлкә комитеты лекторы.
- 1941-1943 ТАССР җир эшләре халык комиссариаты сәяси бүлекчәсе башлыгы урынбасары.
- 1943-1950 ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары.
- 1950-1951 ВКП (б) үзәк комитетында (Мәскәү) инструктор.
- 1951-1957 КПСС Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.
- 1957-1960 КПСС Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе; КПСС ҮК каршындагы Казан югары фирка мәктәбе кафедра мөдире (1957).
- 1960-1983 Татарстан АССР Югары шурасы президиумы рәисе, РСФСР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүХәтер
үзгәртү- 2006 яшәгән йорты диварына (Гоголь урамы, 23а) ядегәрлек тактаташ[3] урнаштырылган.[4](рус.)
- 2011 Казанның Идел буе районындагы урамга исеме бирелгән.[5]
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
үзгәртү- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- 100 яше тулуга багышланган презентация 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ни өчен милләтне үзгәртү кирәк булган?
- ↑ Как председателя Верховного Совета ТАССР Салиха Батыева записали башкиром
- ↑ Тактаташ авторы – Мәхмүт Гасыймов, archived from the original on 2014-09-10, retrieved 2015-03-08
- ↑ Республика С. Батыевны онытмый, archived from the original on 2014-09-10, retrieved 2015-03-08
- ↑ Казан шәһәр думасы карары 14.09.2011