Акташ районы (рус. Акташский район) — 1930 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Әлмәттән Төньяк-Көнбатышка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - шәһәр тибындагы Акташ поселогы.

Акташ районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Акташ

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1959 елның 26 марты

Рәсми телләр

рус, татар

Халык саны  (1939)

36 944 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар, мордва

Мәйдан

1200 км²[2]

Карта

Тарих үзгәртү

Акташ районы территориясе 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ вулысында, 1920 елдан 1921 елга кадәр Минзәлә кантоны Акташ вулысында, 1922 елдан 1930 елга Чаллы кантоны Акташ вулысында булган.

1930 елның 10 августында элеккеге Чаллы кантоны территориясендә барлыкка килә.

1935 елның 10 февралендә ТАССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, Акташ районының бер өлеше Зәй һәм Шөгер районнарына бирелә.

1944 елның 19 ноябрендә районның бер өлеше яңа оештырылган Ямаш районына бирелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1956 елның 7 декаберендә Акташ районына юкка чыгарылган Ямаш районы территориясенең бер өлеше кушылган.

1959 елның 26 мартында Акташ районы таркатыла, биләмәсе Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Беренче Май районнарына бүлеп бирелә.[3]

Административ бүленеш үзгәртү

Оешкан вакытында Акташ районына 47 авыл советы, 124 торак пункт керә.[4]

1934 ел мәгълүматлары буенча, Акташ районы рус милли районы статусына ия булган.[4]

1939 елда мәйданы – 1462 км² тәшкил иткән, составына 30 авыл советы, 82 торак пункт кергән.[4]

1948 елда Акташ районы 19 авыл советына бүленгән: Аппак, Бута, Бохарай, Югары Акташ, Дербеден, Зәй-Чишмә, Илтән-Бота, Кара-Елга, Кичү, Нагорное, Яңа Маврино, Яңа Никольск, Яңа Спас, Рус Акташы, Сәвәләй, Иске Ялан, Иске Маврино, Урсай, Ямаш.[3] Районның мәйданы 1083 км² тәшкил иткән.

1956 елда район 942 км² җир били, аңа 16 авыл советы, 56 торак пункт керә.[4]

Халык үзгәртү

1930 1939
52025 36944

Оешкан вакытында халык саны 52025 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар - 75,7%, татарлар - 13,6%, башка халыклар - 10,7%.[4]

1939 елда - 36944 кеше, шул исәптән руслар - 77,5%, татарлар - 10%, мордва - 6,4%, чувашлар - 5,7%.[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү