Зиннәт Моратов
Зиннәт Ибәт улы Моратов (рус. Зиннат Ибятович Муратов) – совет партиянең эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче татар милләтле беренче сәркатибе (1944—1957).[1]
Зиннәт Моратов | |
---|---|
Туган телдә исем | Зиннәт Ибәт улы Моратов |
Туган | 1905 Русия империясе, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Калмаш авылы |
Үлгән | 1988 Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Троекуров зираты[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Санкт-Петербург политехник университеты һәм Кызыл профессура институты[d] |
Һөнәре | дәүләт һәм партия эшлеклесе |
Эш бирүче | Питырбур дәүләт су багланышлары университеты[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Раднэр Зиннәт улы Моратов |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүЗиннәт Моратов Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Калмаш авылында (хәзер Башкортстанның Чакмагыш районына карый) дөньяга килгән.
1920—1926 елларда ремонт эшчесе, Тум тимер юлында йөкче, 1927—1930 елларда — Казандагы рабфак, Ленинград политехника институтының студенты.
Ленинград су транспорты инженерлары институты укытучысы, Кызыл профессура инстуты тыңлаучысы (1930-1933), Омск тимер юлы идарәсенең партком сәркатибе һәм политбүлек секторы башлыгы (1933-1935), партия курслары, Үзәк тимер юл транспорты политэшчеләрнең партия курсларының башлыгы (1935-1941), БКП(б) ҮК карамагындагы партия контроле комитетының җаваплы котролёры (1942), ҮК карамагындагы партия контроле комитетының Киров өлкәсе буенча вәкиле (1943).
1944—1957 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе һәм бер үк вакытта партиянең Казан шәһәр комитетының сәркатибе (1944—1950). 1957 елда пенсияга чыккан.[2]
1988 елда вафат булган.
Гаилә
үзгәртү- Улы — Раднэр Моратов — күренекле совет актёры, РСФСР атказанган артисты (1986).
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- http://www.rusarchives.ru/guide/cgaipd_rt/p1.shtml 2009 елның 6 апрель көнендә архивланган.