Чакмагыш (авыл)

Чакмагыш районы үзәге, авыл

Чакмагыш (баш. Саҡмағош, рус. Чекмагу́ш) ― авыл, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм Чакмагыш авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 10164 (1989), 11382 (2010), 12412 (2013) [3], 13024 кеше (2021).[4]

Чакмагыш
баш. Саҡмағош
Нигезләнү датасы 1765
Сурәт
Рәсми исем Саҡмағош
Рәсми тел рус теле һәм башкорт теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Чакмагыш авыл шурасы[d][1] һәм Чакмагыш районы
Административ-территориаль берәмлек Чакмагыш авыл шурасы[d][1], Чакмагыш районы, Бәләбәй кантоны һәм Бәләбәй өязе
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 11 382 (2010)[2]
Акча берәмлеге
Почта индексы 452200
Беренче язма телгә алу 1765
Карта
 Чакмагыш Викиҗыентыкта

Почта индексы — 452200, 452201. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80256870001. [5]

Урнашуы үзгәртү

Авыл республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта, Калмаш елгасы кушылдыгы булган Чакмагыш елгасы буенда урнашкан.

Транспорт үзгәртү

Авылдан Чакмагыш ― БүздәкДәүләкән автомобиль юлы уза. Районны КушнаренкоБакалы һәм Дүртөйле ― Бүздәк автомобиль юллары кисеп үтә. [6]

Куйбышев тимер юлының иң якын тимер юл станциясе ― Бүздәктә, ул 74 км ераклыкта урнашкан..

Тарих үзгәртү

Чакмагыш авылына 1675 елда нигез салынган. [7] 1738, 1739, 1745 елларда йомышлы татарлар (мишәрләр), соңрак типтәрләр килеп урнаша. 1747 елда 17 хуҗалыкта ир-ат җенесеннән 57 кеше яшәве мәгълүм.[6]

1866-1930 елларда авыл ― Чакмагыш волосте үзәге.

1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, 1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны Чакмагыш һәм Рәҗәп волосьтлары территориясендә барлыкка килгән Чакмагыш районының үзәге итеп сайлана.[6]

1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе оеша.[6]

Халкы үзгәртү

Халык саны
2002[8]2009[9]2010[10]
11 20411 01811 382

Милли состав үзгәртү

2002 елгы җанисәп буенча, төп милләтләр — татарлар (72,1 %), башкортлар (23,1 %).[11]

Дин үзгәртү

 
Чакмагышның Әдһәм-Бикә үзәк мәчете

XX гасыр башында Чакмагышта 4 җәмигъ мәчете, ике мәдрәсә эшләгән. [12]

  • Әдһәм-Бикә үзәк мәчете. 2010 елда төзелгән. [13]
  • Мостафа мәчете, 2022 елда элекке сәүдә бинасын үзгәртеп ачылган. [14]

Икътисад, социаль өлкә үзгәртү

Сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукцияне Чакмагыш механика заводы, Чакмагыш кирпеч заводы, «Чакмагыш сөт заводы» һәм «Чекмагуш-молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Чакмагыш» сәүдә-җитештерү берләшмәсе кулланучылар җәмгыяте җитештерә.[6]

Чакмагыш авылында 85нче санлы Чакмагыш һөнәри лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы, Балалар иҗаты үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе, "Олимпиец" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Яшьләр үзәге эшли.[6]

1964 елда Чакмагыш авылында туган якны өйрәнү музее оештырыла, анда 4 меңгә якын экспонат бар. [15]

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
  4. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. Архивированная копия.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 О районе. 2022 елның 6 февраль көнендә архивланган. Муниципальный район Чекмагушевский район Республики Башкортостан
  7. Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
  8. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  9. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  10. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  11. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
  12. Мечети, муллы и медресе Чекмагушевского края. Посреди России
  13. Центральная мечеть "Адхам-Бика" с.Чекмагуш
  14. Платон Федоров. В селе Чекмагуш в Башкирии открылась новая мечеть. 2023 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. bash.news, 08.11.2022
  15. Чекмагушевский историко-краеведческий музей

Сылтамалар үзгәртү