Мөкамил Баянов (14 декабрь 1929 ел) — галим-зоолог. 1961 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 1967-1971 елларда биология факультеты деканы, 1985-2000 елларда зоология кафедрасы мөдире. Биология фәннәре докторы (1984), профессор (1985). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000).

Мөкамил Баянов
Туган телдә исем Мөкамил Гаязетдин улы Баянов
Туган 14 декабрь 1929 ел
Башкорт АССР Бәләбәй кантоны Рәҗәп авылы

Биографиясе үзгәртү

Мөкамил Гаязетдин улы Баянов 1929 елның 14 декабрендә Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны[1]Рәҗәп авылында туган.

1952 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлый; 1952-1955 елларда Мәскәү ветеринария академиясендә аспирантурада укый.

1956 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башкорт дәүләт университетының зоология кафедрасында «Көньяк Урал су экосистемаларында гельминтлар» темасына докторлык диссертациясен башкара, 1983 елда Мәскәүдә К.И.Скрябин исемендәге Бөтенсоюз гельминтолог институты советында яклый.

1956 елдан Иркутск ветеринария фәнни-тикшеренү станциясендә, 1958 елдан — Иркутск авыл хуҗалыгы институтында эшли. 1961 елдан бирле БДУ‑да укыта: 1967-1971 елларда биология факультеты деканы, 1985-2000 елларда зоология кафедрасы мөдире.

Башкортстан Фәннәр академиясенең биология бүлеге һәм БДАУ диссертацион советы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Баянов Мөкамил Гаязетдин улының басылып чыккан гыйльми хезмәтләре саны 180-нән артык, шул исәптән 4 монография автордашы. Гыйльми хезмәтләренең төп юнәлешләре:

Көньяк Урал гидробионтлары – су-саз кошлары, амфибияләр, балыклар һәм умырткасыз хайваннарның гельминтлары; төрле типтагы су ятмалары белән су агымнарында яшәгән бентик организмнар фаунасы; Башкортстан Республикасының орнитофаунасы; Башкортстан Республикасында хайваннарның сирәк төрләре.

«Башкорт АССР‑ның Кызыл китабы» («Красная книга Башкирской АССР»; 1987), «Башкортстан Республикасының Кызыл китабы» («Красная книга республики Башкортостан»; 2004) һәм «Башкортстанның хайваннар дөньясы» («Животный мир Башкортостана»; 1995) китаплары авторларының берсе.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Эшендәге яхшы уңышлары өчен» билгесе (1978),
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
  • Урман рыцаре (2005).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү