Дамир Азаматов
Азаматов Дамир Мостафа улы (5 май 1940 ел — 27 ноябрь 2020 ел) — галим-философ. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укытучысы, профессор-консультант. Фәлсәфә фәннәре докторы (1986), профессор (1987). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1992), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003).
Дамир Азаматов | |
---|---|
Туган | 5 май 1940[1] Чакмагыш, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 27 ноябрь 2020 (80 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | фәлсәфәче, университет профессоры |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты[1] һәм Башкорт дәүләт медицина университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] (1986) |
Биографиясе
үзгәртүДамир Мостафа улы Азаматов 1940 елның 5 маенда Башкорт АССР Чакмагыш районының Чакмагыш авылында туган. Хоккейчы һәм тренер Марат Азаматовның агасы.
1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң — комсомол эшендә. 1970 елдан алып Башкорт дәүләт университетында укыта, 1976 елдан — Бөре педагогия институтының фәлсәфә кафедрасы мөдире. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта (1983 елдан алып фәлсәфә кафедрасы мөдире).
Галим 2020 елның 27 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[2].
Фәнни хезмәтләре Башкортстан иҗтимагый, сәяси һәм фәлсәфә, мәгърифәтчелек тарихына, медицина һәм сәламәтлек саклауның социаль — фәлсәфи проблемаларына багышланган. 130 дан артык фәнни хезмәт, 15 монография, 4 докторант, 36 фәннәр кандидаты җитәкчесе[3]/
Төп гыйльми эшләре
үзгәртү- Из истории развития общественно политической и философской мысли Башкирии конца XIX — начала XX в. Пермь, 1979;
- Социальная детерминированность внутриличностного конфликта (социально философский анализ). Уфа, 2009 (автордаш);
- Здоровье молодёжи как общественная ценность в современном российском обществе. Уфа, 2010(автордаш).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Ушел из жизни Азаматов Дамир Мустафеевич. Профсоюз обучающихся БГМУ. Страница в ВК, 27 ноября 2020 года(рус.)(Тикшерелгән 30 ноябрь 2020)
- ↑ Азаматов Дамир Мустафеевич — биография
Сылтамалар
үзгәртү- / Азаматов Дамир Мостафа улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Азаматов Дамир Мустафеев — биография