Төп менюны ачу

Гыйлемдар Баембәтов, Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов, рус. Баембитов Гилемдар Султанович (1886-1933) — сәясәтче, 3 инкыйлабта катнашучы, журналист, татар телендәге матбугатны оештыручы, Уфа губернасы халык комиссары (1917). Сул эсерлар фиркасе (1905-1918)[1], РКП (б) әгъзасы (1918-1930).

Гыйлемдар Баембәтов
Г.С.Баембәтов.jpg
Туган телдә исем Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов
Туган 1886(1886)
Уфа губернасы Бәләбәй өязе Чакмагыш авылы
Үлгән 21 август 1933(1933-08-21)
Мәскәү
Милләт татар
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Төрмәдә төшкән фотосурәте

1886 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Чакмагыш районы) Чакмагыш авылында земский фельдшер гаиләсендә туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Казанга килеп, Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Сәяси түгәрәкләрдә катнашкан өчен аны әлеге мәктәптән куалар.

ИнкыйлаблардаҮзгәртү

Беренче инкыйлабҮзгәртү

Февраль инкыйлабыҮзгәртү

1917 елның мартында Г. Ибраһимов башлангычы белән Уфада чыга башлаган «Ирек» газетасында хезмәт куя. «Авыл халкы» газетасының мөхәррире була. «Көрәш» газетасын чыгаруда катнаша. Уфа губерна шурасы әгъзасы. 1917 елның 2 декабрендә Уфа губерна корылтаенда мөселман эшләре буенча халык комиссары итеп сайлана.

Октябрь инкыйлабыҮзгәртү

Шуралар хакимияте гадәттән тыш чаралар үткәргәндә, комиссар Г. Баембитов инкыйлабка каршы оешмалар дип саналган «Милли Идарә», «Хәрби Шура»ны бетерүдә турыдан-туры катнаша.

Көнчыгыш фронтта хәрәкәт итүче 5 нче армиянең сәяси бүлегенең мөселманнар бүлекчәсе белән җитәкчелек итә, татар гаскәриләре өчен «Кызыл яу» фронт газетасын оештыра. Үзе дә мәкаләләр яза.

ТАССР төзелүҮзгәртү

Үзәк мөселман хәрби коллегиясен җитәкли, 1920-1921 елларда хәрби-сәяси курсларның башлыгы була. В.И. Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару өчен төзелгән мөхәрририяттә хезмәт куя.

ИҗатыҮзгәртү

Татар телендә «Сәяси икътисад», «Тарихи материализм» дәреслекләре яза. Әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: Казанда һәм Мәскәүдә «Асылган», «Патша төшерәләр» пьесалары басылып чыга. Э. Войничның «Кигәвен» романын татарчага тәрҗемә итә.

Урта АзиядәҮзгәртү

1923-1924 елларда Урта Азиягә эшкә җибәрелә. Бохара халык шуралар җөмһүрияте ҮБК һәм Бохара мәгариф нәзарәте коллегиясендә әгъза, һөнәри берлекләрнең Бөтенбохара шурасы мәдәният бүлеге мөдире һәм «Касәбә сәхифәси» (тат. Хезмәт сәхифәсе) газетасы мөхәррире була.

ЯңавылдаҮзгәртү

Коммунистлар фиркасенең «Авылга йөз белән !» лозунгысын тормышка ашыруда катнашып, ВКП (б) Яңавыл волость комитеты сәркатибе булып эшли. 1930 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, пенсиягә чыга һәм Мәскәүдә яши.

РепрессияҮзгәртү

1932 елның 21 декабрендә кулга алына. 1933 елның 28 маенда ТАССР ОГПУ коллегиясе тарафыннан «сул эсерларның „Крестьян иттифагы” фиркасен яклау»да гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә. 1933 елның 21 августында Мәскәүдә атып үтерелә[4]. 1989 елда аклана.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  3. Возвращенные имена. Документальные очерки. – Казань, 1990
  4. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  5. Г.Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, Ученые записки КФУ, том 153, кн.3, 2011.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү