Көрәш (гәҗит)

(Көрәш (газета) битеннән юнәлтелде)

Көрәш — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Уфа губерна халык комиссарлары шурасы каршындагы мөселман эшләре комиссариаты органы. 1918 елның 24 гыйнварыннан 3 июленә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 68 саны чыга. Мөхәррир – Гыйлемдар Баембәтов.

Көрәш

Нигезләнде

24 гыйнвар 1918

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

3 июль 1918

Төп офис

Уфа