Зөһрә Баембәтова

Зөһрә Баембәтова, Зөһрә Әхтәм кызы Баембәтова (кыз фамилиясе Мөслимова; рус. Зухра Ахтямовна Баимбетова) (1899, Уфа, Уфа губернасы, Россия империясе — 8 декабрь 1986, Мәскәү, СССР) — фирка һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия ватандашлар сугышында катнашучы. 1920 елдан РК(б)Фнең Татарстан өлкә кәмтитнендә хатын-кызлар бүлеге мөдире. 1921-1923 елларда ТАССР ХКШ каршындагы социаль тәрбия идарәсе башлыгы, Татарстанда ачларга ярдәм оештыру комиссиясе рәисе. 1924 елдан Бохарада, Мәскәүдә фирка эшендә. Репрессияләнгән; 1957 елда акланган.

Зөһрә Баембәтова
Туган телдә исем Зөһрә Әхтәм кызы Баембәтова
Туган 1899(1899)
Россия империясе, Уфа губернасы, Уфа,
Үлгән 8 декабрь 1986(1986-12-08)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе, ССРБ
Һөнәре җәмәгать-сәясәт эшлеклесе
Җефет Гыйлемдар Баембәтов
Ата-ана
  • Әхтәм (әти)
  • Фәрхи (әни)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1899 елда Уфада 9 балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Әхтәм Җиһангир улы Мөслимов авылдан чыккан, әүвәл Урал шахталарында эшләгән, имгәнгән, соңрак Уфада төпләнеп, балта остасы булып көн күргән. Әнисе Фәрхи яшьтән ятим калып, Курков дигән рус гаиләсенә бала карарга килгән, 17 яшендә Әхтәм Мөслимовка кияүгә чыккан. Олы бала Зөһрәне, ике ел мәдрәсәдә укыткач, укыса, тормышы җиңелрәк булыр дип уйлаган әти-әнисе кыз балалар өчен ачылган рус-татар училищесына укырга биргән. Аңа рус кызларына караганда да тырышып укырга туры килгән. 1913 елда училищены тәмамлагач, Уфада ачылган өч еллык укытучылар курсына кабул ителгән. 1916 елда рус булмаган милләт балаларына рус теле өйрәтергә хокук бирүче диплом алган. Хезмәт юлы Караякуп волосте Арыслан авылында земство башлангыч училищесында башланган. Февраль инкыйлабыннан соң, Вакытлы хөкүмәт хатын-кызларны «тигез хокуклы гражданнар» дип игълан итә, Зөһрәгә хатын-кызларга шуны аңлату бурычы куела[1] .

1918 елда большевиклар партиясенә керә. Губерна мөселманнар комитетына эшкә чакырыла. 1918 елның июлендә Мәскәүдә Советларның V съездында делегет булып катнаша. Съездан Зөһрә Свияжскида оештырылган 5-нче армиягә китә. Бөгелмәдә әлеге армиянең штабы урнашкан була һәм армия сәяси бүлеге органы «Кызыл яу» газетасы чыга башлый (1918 елның 6 декабрендә беренче саны чыга). Зөһрә армиянең сәяси бүлегенә агитатор итеп билгеләнә. Тиф белән авырып, армиядән азат ителгәч, Уфага кайта. Сәламәтләнгәч, Уфа губкомының мөселман секциясендә эшли[1].

1919 елдан ире Гыйлемдар Баембәтов белән Казанда яши һәм эшли. Казан губкомының мөселманнар бюросы секретаре, губкомның хатын-кызлар бүлеге инструкторы була. 16-нчы мөселман пехота полкы командирларын хәзерләү курсларында дәресләр алып бара. Шәһәрдә һәм авылларда хатын-кызлар советлары оеша башлый. Җыелышлар үткәрү, балалар өчен ясле-бакчалар ачу, артельләр оештыру, хатын-кызларны рабфакларга кертү, Кызыл Армиягә булышу ― бу эшләрдә Зөһрә башлап йөри. Җирле һәм кайбер үзәк матбугатта мәкаләләр белән катнаша. 1919 елның сентябрендә Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистларының II Бөтенроссия съездында делегат буларак катнаша, анда президиумга сайлана, В. И. Ленин, Н. К. Крупская белән әңгәмә кора. 1920 елда Татарстан АССР оешкач, Зөһрә партия өлкә комитетына әгъза итеп сайлана, анда хатын-кызлар бүлеген җитәкли. 1920 елның декабрендә Советларның VIII съездында хәлиткеч тавышка ия депутат буларак катнаша[1].

1921 елгы ачлык вакытында ― ач балаларга ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе, Татарстанда ачларга ярдәм күрсәтү комиссиясе әгъзасы, Халык мәгарифе комиссариатының социаль-тәрбия бүлеге мөдире. Балаларга ярдәм итү өчен 291 пункт ачылган. Балаларны икмәкле өлкәләргә озату өчен махсус санитар поездлары оештырылган. Беренче поезд 1921 елның сентябрендә киткән. 15 мең бала, ач үлемнән коткарылып, читкә озатылган[1].

1922 елда ире белән бергә Бохарага, Бохара Халык Совет Җөмһүриятенә эшкә җибәргәннәр. 1924―1925 елларда Мәскәүдә, 1925―1927 елларда Яңавыл волостенда, 1928 елдан Мәскәүдә яшиләр[1].

1986 елда Мәскәүдә вафат була, кабергә күмелми, кремацияләнә[1].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Ире Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов (Чакмагыштан, 1886―1933), җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, публицист. Бөгелмәдә «Кызыл яу» газетасында бергә эшләгәндә өйләнешкәннәр. 1933 елда репрессияләнә, 1989 елда аклана[2].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Тәэминә Биктимерова. Онытмадык сине, Зөһрә апа. «Казан утлары», 2024 ел, июль, 164-168нче бит
  2. Баимбетов Гилемдар Султанович. Милләттәшләр

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр
  • Тәэминә Биктимерова. Онытмадык сине, Зөһрә апа. «Казан утлары», 2024 ел, июль, 164-168нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү