Яңа көн - татар телендә Башкортстанның Кушнаренко районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Русчасы «Авангард». Айга 2 тапкыр башк. «Сәрмәсән таңҙары» чыга.

Яңа көн
Авангард
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Авангард» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Фәнгыя Низаева

Штат корреспондентлары

16

Нигезләнгән

1932

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Кушнаренко районы, Кушнаренко авылы, Октябрьская ур., 47

Тиражы

~ 4 мең ("Авангард" - 1 781 (01.09.2011)[1]


Веб-сайт: http://avangard-pressa.ru/2011-06-17-18-49-45.html

Тарих үзгәртү

Басмаханә үзгәртү

Кушнаренко районында беренче басмаханә 1934 елда Топорнино районы (1936 елдан Кушнаренко) МТС ының сәяси бүлеге каршында ачыла.

Район гәҗитенең беренче биш саны Уфа шәһәренең басмаханәсендә, 6-саннан башлап Бөре шәһәре басмаханәсендә басыла.

1952 елда иске машиналар яңаларына алмаштырыла.

1962 елда линотиплар кайту да эшне җиңеләйтә.

1998 елда офсет ысулы белән басу гамәлгә керә.

1999 елдан район гәҗите компьютерда әзерләнә.

Мөхәррирләр үзгәртү

Баштагы чорда мөхәррирләр еш алышынып тора. Беренче дүрт санны Тайгунов, 5-13 саннарны З. Насыйбуллин, 14-саннан соң Е. Сәйфи имзалый.

Мөхәрририяттә тәҗрибәле журналистлар Финарит Гыйлванов, Рида Гарифуллина, Илдар Хафизов, Нәсимә Хафизова, Тәнзилә Төхвәтуллина, Гөлнәфисә Котдусова эшли.

Чыганаклар үзгәртү

Гәҗитнең сайты 2014 елның 18 август көнендә архивланган.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://avangard-pressa.ru/2011-06-17-18-49-45.html