Караидел хәбәрләре

Караидел хәбәрләре - татар телендә Башкортстан ның Караидел районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы.

Караидел хәбәрләре
Караидель
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Караидель» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Рөстәм Ильясов

Штат корреспондентлары

19

Нигезләнгән

1933

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Караидел районы, Караидел авылы, Ленин ур., 23

Тиражы

6 мең


Веб-сайт: http://karaidel102.ru/history.html

Тарих үзгәртү

1931 ел ахырына Башкортстанның 35 районында район матбугаты барлыкка килә[1].

Караидел районында (1937 - 1956 елларда Байкы районы), бастыру техникасы булмау сәбәпле[2], район матбугатының 1- саны 1933 елның 9 августында дөнья күрә: «Вперёд» (урысча), «Алга»(башкортча). Беренче мөхәррир – Хәким Кәрим.

1933 елда гәҗитләрнең 21 саны дөнья күрә: урысчасы 1 200 данә, башкортчасы 1 800 данә.

«Алга» «Яңалиф» дип аталган латин шрифтында басыла.

1934 елда районда булган лингвистлар экспедициясе җирле халыкның татарча сөйләшүен ассызыклап, мәгарифне, матбугатны, эш кәгазләрен әдәби татар телендә алып барырга тәкъдим итә, ВКП(б)ның Караидел райкомы бертавыштан раслый[3].

1930 еллар башында Байкыбаш МТСының сәясәт бүлеге мөстәкыйль урысчаЛенинский путь», татарча "Ленин юлы» гәҗитләре чыгара.

1937 елда Караидел районыннан аерылып, Байкыбашта район төзелгәч, анда татарча "Lenince" (“Ленинче”) (1937 - 1948) (1948 дән - “Ленинчы”) гәҗите чыгып килә.

1956 елда, ике район яңадан Караидел районына берләшкәч, урысча "Ленинец", татарча "Ленинчы" булып чыгуын дәвам итә.

1990 елның 24 ноябреннән “Караидель” / “Караидел хәбәрләре” булып чыга.

Мөхәррирләр үзгәртү

  • 1934 елдан 1937 елга кадәр “Алга”ның мөхәррирләре – Х. Кәрим, С. Заһретдинов, Х. Гарипов, Г. Улемасов, З.

Гыйлмуллин, (“Вперёд”ның мөхәррирләре – Р. Солтанова, Е. Казакова, А. Осинцев, Н. Перминов)

  • 1937 елдан 1956 елга кадәр “Ленинче”/”Ленинчы” гәҗитенең мөхәррирләре Г. Улмасов, Х. Умеркаев, С. Сәгыйтов,

С. Сәфәргалин, М. Гыйлванов, Г. Төхбәтуллин, М. Галиханов була. Бу чорда Караидел районында чыгуын дәвам иткән “Вперёд” гәҗитенең мөхәррирләре Н.Перминов, Н.Гагилев, Н. Исаева, Ю.Костеров була.

Бастыру үзгәртү

1933 елда Бөредән искергән, кул белән хәрәкәт иттерелүче “Аугсбург” фирмасы эшләгән машиналар алып кайталар.

Бары тик 1954 елда гына 4,5 квт көчле динамо-машина кайтарылып, басмаханә кул көченнән электр көченә күчә[4].

1995 елның июленнән компьютер кулланып чыгарыла.

Гәҗитне чыгаруда язучы Рәис Риянов, шагыйрь Мөхәммәт Закиров, Александр Банников, шагыйрә Гүзәл Тимуршина катнаша.

2014 елның 2 нче яртысына гомуми тираж 6 000 данә. Атнасына ике тапкыр чыга. 2003 елдан алып аена 2 тапҡыр башк. «Хазина» кушымтасы чыга.

Чыганаклар үзгәртү

Гәҗит сайты

Башкорт википедиясендә

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Решение секретариата Башкирского обкома от 9 августа 1930 года
  2. 1933 елда гына Бөредән иске техника җибәрәләр
  3. Фидаил Сафин . «Не забудь свои корни». «Караидель», № 92-93 от 3 августа 2002 года
  4. «Ленинчы» (1954 елның 5 август № 62 саны)