Караидел (авыл)

Караидел (баш. Ҡариҙел) – авыл, Караидел районы (1932—56 елларда һәм 1963 елдан алып) һәм Караидел авыл советы үзәге; пристань. Уфадан төньяк-көнчыгышка 217 км һәм Щучье озеро тимер юл станциясеннән (Пермь крае) көньяк-көнчыгышка таба 110 км еракта, Багазы елгасы (Караидел елгасы кушылдыгы) тамагында, Павловка сусаклагычы янында Бөре-Тастүбә-Саткы автомобиль юлында урнашкан.

Караидел
баш. Ҡариҙел
Рәсми исем Ҡариҙел
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Караидельский сельсовет[d][1] һәм Караидел районы
Административ-территориаль берәмлек Караидельский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 5980 (2010)[2]
Почта индексы 452360
Беренче язма телгә алу 1932
Җирле телефон коды 34744
Карта

Сыйфатлама

үзгәртү

Халкы (мең кеше): 1906 елда – 0,3; 1920 – 0,4; 1939 – 1,8; 1959 – 2,9; 1989 — 4,1; 2002 – 5,2; 2010 – 5,9. Рәсми рәвештә (кимү тәртибендә) башкортлар, руслар, татарлар яши дип санала (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп, 4 балалар бакчасы, ДЮСШ, үзәк район хастаханәсе, 3 китапханә (үзәк, балалар, үсмерләр), мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы), 2 мәчет бар.

Тарихи белешмә

үзгәртү

Башкорт энциклопедиясе биргән хәбәр фараз буенча Караидел авылына 19 гасырның икенче яртысында Бөре өязе Танып вулысы башкортлары үз җирләрендә Багазытамак исеме белән нигез сала. Шулай ук Шәфәй Кичүе дип теркәлгән. 1896 елда 47 йортта 283 кеше яшәгән. 1906 елда мәчет, зимства мәктәбе, такта яру заводы, су тегермәне, бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗәй), Караидел елгасы аша чыгу урыны теркәлгән. 1932 елда район идарәсе Байкы авылыннан бирегә күчерелә һәм хәзерге исеме кушыла.

Халык саны
1939[3]1959[3]1970[3]1979[3]1989[3]2002[3]2009[4]2010[2]2021[5]
179527523105418641195174604059806170

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү