Башкортлар (катлау)

(Башкорт сословиесе битеннән юнәлтелде)

Башкортлар - хәрби, соңырак ясак түләүче катлау. Бу катлауга этник башкортлар гына түгел, татар, чирмеш, удмурт һәм чуаш халыклары вәкилләре дә кергәннәр.[1][2] Хәзерге вакытта кайбер башкорт галимнәре, үз халкының исәбен арттыру өчен максатчан рәвештә ике мәгнәне бергә кушалар, шул рәвешчә тарихи дөреслекне һәм халык фикерен бутыйлар.

Язучы Мәҗит Гафури паспортында башкорт катлавына керүен күрсәтүче язу

Башкорт ягының төп дәлиле, имеш, 1834, 1850 еллардагы 8-9 нчы ревизия вакытларында көнчыгыш Татарстан һәм көнбатыш Башкортстан авылларының халкы башкорт дип язылган икән. Ә 6-10 ревизияләрдә "милләт" дигән төшенчәнең бөтенли булмавы[3] башкорт галимнәре күрмәмешкә салыша.

Совет власте килгәч сословиеләр бетерелә. Нәтиҗә буларак, 1920 елдагы переписьтә Уфа губернасының көнбатыш өязләрендә башкортлар саны 50-60 % тан, 14-25 % кә төшә.

Искәрмәләр үзгәртү