Газыйм Касыймов

Газыйм Касыйм улы Касыймов (рус. Газым Касымович Касымов, 1891, Биктәш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы19 август 1937, Мәскәү, ССРБ) — дәүләт һәм партия эшлеклесе. Башкортстан АССР-ының мәгариф һәм юстиция халык комиссары.

Газыйм Касыймов
Туган телдә исем Газыйм Касыйм улы Касыймов
Туган 1891(1891)
Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Биктәш авылы
Үлгән 19 август 1937(1937-08-19)
Мәскәү
Яшәгән урын Карл Маркс урамы
Милләт татар[1]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Касыймов Газим Касыйм улы 1891 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Бикташ авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Яңа Бикташ авылы) туган. Милләте — татар.

1917 елдан сул эсерлар фиркасе әгъзасы, 1919 елдан РКП(б) фиркасендә. 1917 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң Бәләбәй шәһәрендә укытыучы булып эшләгән. Милләт Мәҗлесе депутаты.[2] 1918—1919 елларда Бәләбәй инкыйлаби комитеты рәисе урынбасары, Үзәк мөселман комиссарлыгының бүлек мөдире, «Ярлылар тавышы» гәҗите мөхәррире.

1920 елдан Уфа губерна революцион трибуналында эшли. 1921 елдан Уфа губерна ачыгучыларга ярдәм комитеты рәисе була, учреждение Башкортстанда ачлык белән көрәшү өчен оештырыла.

1922 елның гыйнварыннан РКП(б)‑ның Уфа губерна комитеты каршындагы татар‑башкорт секциясенең «Урал» гәзите мөхәррире була. Аннары Башкортстан революцион трибуналы, 1923 елдан Башкортстан АССР-ының Баш суды рәисе вазифаларын үти.

1924-1926 елларда Башкортстан АССР-ның мәгариф халык комиссары була.

1926-1928 елларда Башкортстан АССР-ның юстиция халык комиссары, бер вакытта Башкортстан АССР-ының прокуроры вазифаларын башкара.

1928 елда Казан каласына күчә. 1929 елдан ВКП(б)‑ның Татарстан өлкә комитеты хезмәткәре була.

1931-1933 һәм 1935-1936 елларда — Казан дәүләт педагогия институты ректоры.

1933 елдан Татар АССР‑ының игенчелек халык комиссары урынбасары, ә 1934-1935 елларда Татар АССР‑ының коммуналь хуҗалык халык комиссары вазифаларын үти.

1936 елның 30 декабрендә репрессияга тарттырылып кулга алына. «Милли троцкист оешмасында катнашуда» гаепләнә. 1937 елның 19 августында атыла. 1958 елның 14 гыйнварында аклана[3].

Сәяси золым корбаны

үзгәртү

Кулга алынганчы Карл Маркс урамында яши. 1936 елның 30 декабрендә «Шура хакимиятенә каршы милләтчел оешмасы җитәкчесе» дип кулга алына һәм 1937 елның 19 августында ССРБ Югары Мәхкәмәсе тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары шул ук көнне гамәлгә ашырыла. Мәскәүнең Дон зиратындагы кардәшләр каберендә җирләнгән.[1]

1958 елда аклана.

Әсәрләре

үзгәртү
  • Касимов Г. К. Татарско-Башкирская Советская Республика (Первая книга) / Центральный мусульманский комиссариат . – Москва : Типография «Восточная печать» , 1918 . – XVI , 60 с.
  • Касимов Г. Поэтическому творчеству рабоче-крестьянского поэта М. Гафури — 20 лет // Башкортостан. 5 апреля 1923.

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү