Гафур Голәм
Гафур Голәм, Гафур Голәм улы Голәмов (үзб. Ғафур Ғулом, Gʻafur Gʻulom, Gafur Gulamoviç Gulamov, 1903 елның 27 апреле (10 мае), РИ, Төркистан генерал-губернаторлыгы, Сырдәрья өлкәсе, Ташкәнт — 1966 елның 10 июле, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт) — шагыйрь, үзбәк совет әдәбияты классигы, Үзбәк ССР ФА академигы (1943), 2нче дәрәҗә Сталин (1946) һәм Ленин (1970, вафатыннан соң) премияләре лауреаты, Үзбәк ССР халык шагыйре (1963).
Гафур Голәм үзб. Gʻafur Gʻulom | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Гафур Голәм улы Голәмов |
Туу датасы: | 10 май 1903 |
Туу урыны: | Сырдәрья өлкәсе (Россия империясе), Ташкәнт |
Үлем датасы: | 10 июль 1966 (63 яшь) |
Үлем урыны: | ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт |
Ватандашлык: | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, |
Иҗат итү еллары: | 1923-1966 |
Юнәлеш: | шигърият, проза, публицистика |
Жанр: | шигырь, поэма, повесть |
Иҗат итү теле: | үзбәк теле |
Дебют: | 1923 ел |
Премияләр: | |
Бүләкләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1903 елның 27 апрелендә (10 маенда) Ташкәнтта биш балалы диһкән гаиләсендә туган. Әтисе Голәм Мирза Гариф (?—1912), әнисе Ташбиби (1882—1918). Гафур күптөрле һөнәрләр алыштыра. 1916 елда Ташкәнтның Укчы мәхәлләсендәге Самсонов рус-тузем укуханәсенә укырга керә. Ватандашлар сугышы елларында балалар йортына эләгә. Басмаханәдә хәреф җыючы булып эшли. Мөгаллимнәр курсын, соңрак Ташкәнттә педагогика институтын тәмамлый. 1919—1927 елларда укытучы, мәктәп-интернат мөдире, мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе булып эшли.
Иҗаты
үзгәртүТөрле телләрдә басылган күпләгән китаплар (поэмалар, повестьлар, шигырь җыентыклары, юмористик хикәяләр) авторы. Сукбай балаларга багышланган «Феликс балалары» исемле беренче (автобиографик) шигыре 1923 елда «Маориф ва укитувчи» журналында дөнья күрә.
Үзбәкчәгә Шекспир, Руставели, Низами, Данте, Бомарше, А. С. Грибоедов, М. Ю. Лермонтов, В. В. Маяковский, Назыйм Хикмәт, Маргарита Алигер, Борис Лавренев һ. б. әсәрләрен тәрҗемә итә.
Нәваи, Мүкими һ. б. үзбәк әдипләренең иҗатын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза.
Тукай
үзгәртү1966 елда Казанда Тукайның 80 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый (тиздән вафат та була)[1]. Аның фикеренчә, үзбәк һәм, гомумән, Урта Азия халыклары рухи тормышында татар мәктәп-мәдрәсәләре («Хөсәения», «Галия», «Мөхәммәдия» һ. б.), татар китаплары, вакытлы матбугаты, театры, зыялылары зур роль уйный[2].
Сезнең (татарларның) шагыйрьләрен без үзебезнең олуг язучыларыбыз дип саныйбыз. Болар арасында беренче урында бөек һәм ирек сөюче Габдулла әфәнде Тукаев тора. Татар әдәбияты алдынгы рус мәдәниятен Урта Азиягә, Казакъстанга җиткерүче күпер вазифасын үти.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1946 2нче дәрәҗә Сталин премиясе
- 1970 Ленин премиясе
- Өч Ленин ордены
- Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
Гаиләсе
үзгәртүХәтер
үзгәртү- Сырдәрья дәүләт педагогика институтына исеме бирелгән.
- 1989 елда Ташкәнт метрополитенында Гафур Голәм тукталышы ачылган.
Әдәбият
үзгәртү- Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 245-247нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мастура Исхакова. Гафур Гулям. Озорник из Ташкента(рус.)
- ↑ Слово о Тукае: Писатели и ученые о татарском народном поэте. К.: ТКН, 1986, 23нче бит