Җәлил Сөләймәнов

Сөләймәнов Җәлил Әхмәт улы (16 март 1968 ел) — рәссам, 1996 елдан Россия Федерациясенең Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының (2011) һәм Россия Федерациясенең (2023) атказанган рәссамы. Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1997).

Җәлил Сөләймәнов
Туган 16 март 1968(1968-03-16) (56 яшь)
Нәби, Иске Монасыйп авыл шурасы[d], Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган рәссамы - 2023

Биографиясе үзгәртү

Җәлил Әхмәт улы Сөләйманов 1968 елның 16 мартында БАССР-ның Бөрҗән районы Нәби авылында укытучылар гаиләсендә туган. Атасы — башкорт әдәбият гыйлеме белгече, филология фәннәре докторы (1991), профессор Сөләймәнов Әхмәт Мөхәммәтвәли улы.

1995 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый (педагоглары М. А. Назаров, Н. Л. Пеганов, Э. М.Сәетов).

1996—1999 елларда Уфа дәүләт сәнгать инситуты янында Россия сәнгать академиясында аспирантурада укый. Иҗади остаханалә стажировканы Россия сәнгать академиясе академигы Әхмәт Лотфуллин җитәкчелегендә үтә.

1995 елдан алып Касим Дәүләткилдеев исемендәге җөмһүрият сынлы сәнгать гимназия-интернатында эшли. 1995 елдан «Артыш» иҗади берлеге әгъзасы. 1990 елдан алып күргәзмәләрдә катнаша. 2002 елдан Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.

Уфада яши һәм эшли.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Иҗаты башкорт халкының тарихи тамырларын һәм рухи нигезләрен ачыклауга юнәлтелә.

Авторның фәлсәфи карашы жанрлы эпик эшләрендә ачык чагыла ("Кешеләр һәм таулар, 1997; «Тотем»', 1999; «Таррикат», 2000 серияләре).

Аларда Җәлил Әхмәт улы символлар һәм гомумиләштерү телен куллана.

Пейзажлары («Көзге урман». 1997), башкорт риваятьләре һәм мифлары темасына картиналары ("Курай турында риваять', 1998; «Үгез белән сугыш». 2005) рәссамның борынгы донъяны сизүне күрсәтә.

«Остаханәдә»' эшләре циклы рәссамның язмышы турында уйлануларын һәм иҗади эзләнүләрен чагылдыралар.

1991 елдан җөмһүрият, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, халыкара һәм чит ил кимәлендәге күргәзмәләрдә катнаша.

Уфада 1991, 1997, 2006 елларда шәхси күргәзмәләре белән чыгыш ясый.

1997 елда «Чиксез юл» күргәзмә проекты өчен Әмир Мәжитов белән Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты була.

«Сәнгатьтә тарих»' («История в искусстве»'; 1999), Салават Юлаевка һәм аның көрәштәшләренә багышланган иң яхшы сынлы сәнгать әсәренә җөмһүрият конкурсларында (2004) катнаша. Ике конкурс та Уфада үтә.

1999 елда Уфада элеккеге «Сәнгатьтә тарих» җөмһүрият күргәзмә конкурсында «Сынлы сәнгать» номинациясе дипломанты була. Беренче дәрәҗә Дипломга лаек була һәм беренче премия белән бүләкләнә.

2015 елда Өфөлә «Атайсал — ата-бабаларыбыз төяге» исеме астында Әмир Мәҗитов белән бергә күргәзмә оештыра.

Рәссамның шушы ук исемдәге шәхси күргәзмәсе 2020 елның мартыннан М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгатьле музеенда үтә[1].

Эшләре БДХМ, «Урал»', Магнитогорск, Чаллы шәһәр галереялары (Сынлы сәнгать галереялары) коллекцияләрендә, Россия һәм чит илләрдә (Англия, Алмания, США, Югославия) шәхси җыелмаларда саклана.

Эшләре үзгәртү

  • «Кешеләр һәм таулар», 1997
  • «Тотем»', 1999.
  • «Таррикат»
  • 2000 серияләре
  • «Көзге урман'», 1997
  • "Курай турында риваять', 1998
  • «Үгез белән сугыш», 2005
  • «Аю белән үгез»
  • «Весна. Дождь»
  • «Буш бишек» (1996)
  • «Чыңгызхан»
  • «Рәссам»
  • «Чәчән»
  • «Синий»
  • «Потомок»
  • «Фәрештә»
  • «Кыз белән Ай».
  • Серия «Ай. Хатын» (2007—2009),
  • «Карагач»
  • «Кыз» (2010) һәм башкалар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2011)
  • Ш. Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (1998)
  • «Сәнгатьтә тарих» җөмһүрият күргәзмә конкурсында (1999, Уфа) «Сынлы сәнгать» номинациясе дипломанты (I премия һәм I дәрәҗә Диплом)
  • РФ мәдәният министрының рәхмәт хаты (2014).
  • 2023 ― Россия Федерациясенең атказанган рәссамы[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү