Геннадий Бухарин

Геннадий Бухарин, Геннадий Иван улы Бухарин (рус. Бухарин Геннадий Иванович) (1929 елның 16 марты, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Масловка) — спортчы һәм тренер (байдарка, каноэда ишү), ССРБ атказанган спорт остасы (1958), Болгария Халык Республикасының атказанган тренеры (1972). 5 тапкыр ССРБ (1955-1959), 3 тапкыр Европа (1957-1959), 2 тапкыр дөнья (1958-1959) чемпионы, XVI Олимпия уеннарының (Мельбурн, Австралия) ике тапкыр бронза призеры (1956).

Геннадий Бухарин
Туган телдә исем Геннадий Иван улы Бухарин
Туган 16 март 1929(1929-03-16) (95 яшь)
ТАССР Балык Бистәсе районы, Масловка
Үлгән 3 ноябрь 2020(2020-11-03)[1] (91 яшь)
Яшәгән урын 2 нче Тәре тыкрыгы[d], Мәскәү[2]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре каноэда ишүче, тренер
Балалар улы Роман
Ата-ана
  • Иван Василий улы (әти)
  • Павлина (әни)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

 Геннадий Бухарин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткән вакыты

1929 елның 16 мартында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы (1927 елдан район) Масловка авылында туган. Әтисе Иван Василий улы Чулманда маякчы булып эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша. Әнисе Павлина (?-1936) Сталин исемендәге күмәк хуҗалыкта эшли. 1936 елда Геннадий Масловка башлангыч мәктәбенә укырга керә. Сугыш башланыр алдыннан Балык Бистәсе мәктәбенә (хәзерге Балык Бистәсенең 1нче гимназиясе)[3] күчә, 5нче сыйныфны тәмамлагач та, әтисенә маякчы эшендә ярдәм итә башлый. Әтисен фронтка алгач, зур гаиләне[4] туйдыру өчен Чулманнан балык тота. «Разнопромысловик» артелендә итек тегү остаханәсендә эшләп, беренче хезмәт хакы ала. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә алалар. Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткәндә каноэда ишү спорты белән кызыксына, Хәрби-Диңгез флоты беренчелегендә җиңә. Армиядән соң ЦСКА спорт секциясендә шөгыльләнә (тренеры Федор Семен улы Гаврилов), ССРБ беренчелегендә катнашып җиңү яулый, ил җыелма командасына кертелә, 11 ел ил данын яклый. Мәскәү үзәк физик тәрбия укуханәсен, тренерлар югары мәктәбен тәмамлый.

Спорттагы уңышлары үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Яшь чагында төшкән фотосурәтләре.
 
Европа чемпионатында. Дуйсбург, 1959

9 ел Болгариядә тренер эшендә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ил җыелмасы Олимпия уеннарында (Мюнхен) 16нчы урыннан 3нче урынга күтәрелә. Хезмәтләре өчен 4 мәртәбә Болгариянең алтын медале белән бүләкләнә.

Мәскәүгә әйләнеп кайткач, «Водник» һәм «Динамо» спорт җәмгыятьләрендә тренер булып эшләвен дәвам итә.

Халыкара ярышларда катнашуы үзгәртү

 
Г.И. Бухарин сул якта. Мельбурн, 1956
Олимпия уеннары
Еллар Урыны Медаль Ара
1956 Мельбурн (  Австралия) бронза К-1 1000 м
1956 Мельбурн (  Австралия) бронза К-1 10 000 м
Дөнья чемпионаты
Еллар Урыны Медаль Ара
1958 Праһа (  Чехословакия) алтын К-1 1000 м
1958 Праһа (  Чехословакия) алтын К-1 10 000 м
Европа чемпионаты
Еллар Урын Медаль Ара
1957 Гент (  Бельгия) көмеш К-1 1000 м
1957 Гент (  Бельгия) көмеш К-1 10 000 м
1959 Дуйсбург (Алмания  Алмания) көмеш К-1 10 000 м

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997.

Әдәбият үзгәртү

  1. Трофимова М.И. Рыбная Слобода. Живые голоса. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-063-5
  2. Грязнов Е. Чтобы золото медалей не тускнело. «Милиция» (журнал), 2003 ел, № 4.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Умер известный советский спортсмен, двукратный чемпион мира // NEWSru.com — 2000.
  2. https://jitely.info/moskva?fio=%E1%F3%F5%E0%F0%E8%ED+%E3%E5%ED%ED&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
  3. 1нче гимназиянең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2020-08-06, retrieved 2017-07-05 
  4. Бертуган сеңелләре Людмила, Павлина, әтисенең икенче хатыны Ольгадан туган Галина, Раиса, Нина, өченче хатыны Татьянадан туган Надя исемле сеңелләре була