Леван Абелишвили

Леван Григорьевич Абелишвили (1909-1974) - электротехника өлкәсендә совет галиме.[1][2][3]

Леван Абелишвили
Туган 3 (16) апрель 1909
Тбилиси, Тифлис гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 16 март 1974(1974-03-16) (64 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
Закавказская демократическая федеративная республика[d]
 Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Грузинский технический университет[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Техник фәннәр докторы (1955), профессор (1956), Грузия ССР фәннәр академиясенең корреспондент әгъзасы (1961), Грузиянең фән һәм технология өлкәсендә мактаулы хезмәткәре (1967), Грузия Совет Энциклопедиясенең төп редакция советы әгъзасы.

Биографиясе үзгәртү

1909 елның 3/16 апрелендә Тифлиста дворян гаиләсендә туган. Әтисе - Григорий Леванович Абелишвили Кавказ тимер юлы башлыгы була. Анасы - Антонина Абелишвили[4], беренче грузин киноактрисасы, 1916 елда "Кристинэ" фильмында тцп рольне башкаручы.

1931 елда ул Кавказ арты энергетика институтын тәмамлый.

Грузиядә һәм СССРда транспорт өчен электр тарту пионерларының берсе. Аның әшләре электр тарту, аның исәпләү, йөрешле состав һәм нергия белән тәэмин итү системалары теорияләре,[5] шулай ук, җылылык исәпләү һәм йөк электр двигательләрен сынау, контакт үткәргечләрне җылыту теориясе, озын поездларның инерцион авырлыгын исәпләү һ.б. белән бәйле.

Грузия техник университетының электр транспорты кафедрасына нигез салучы.

Ул Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү