Анастасия Гаршина

Гаршина Анастасия Васильевна (16 март 1925 ел — 19 июнь 2018 ел) — ССРБ һәм Русиянең театр һәм кино актеры, педагог, РСФСРның халык артисты (1978). Ленин (1986) һәм Хезмәт Кызыл Байрак (1967) орденнары кавалеры.

Анастасия Гаршина
Туган 16 март 1925(1925-03-16)
Михайловка[d], Беловский район[d]
Үлгән 19 июнь 2018(2018-06-19) (93 яшь)
Новосибирск, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Ленинград театр институты
Һөнәре актёр

Биографиясе үзгәртү

Анастасия Васильевна Гаршина 1925 елның 16 мартында Михайловка авылында (хәзер Кемерово өлкәсе) крестьян гаиләсендә туган. Туганда аңа Надежда дип исем кушалар, ләкин бала чагында авыр чирдән соң әбисе аның исемен Анастасиягә («Терелгән») алмаштыра[1]. Атасы тимер юлчы була, тиздән гаилә Новосибирскига күчеп килә. Кала тимер юлчылар мәдәният йортында драма, вокал һәм хореография түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Ул вакытта бу түгәрәкләрне Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуацияләнгән Ленинград педагоглары О.А.Альшиц, Н. М. Либерман һәм М.И.Белозерова алып баралар. 1944 елда педагоглары белән бергә Ленинградка күчеп китә. Ленинград театр институтында укый, "Ленфильм"да эпизодларда һәм массовкада төшә.

1947 елда Ленинград театр институтын (педагоглары Л.С. Вивьен, В.В. Меркурьев, Н. Е. Серебряков) тәмамлый. 1947-1948 елларда Ленинград шәһәрендә өлкә театр опереттасында чыгыш ясый.

1949 елда Новосибирск каласына күчә. 1949-1979 елларда һәм 1994 елдан Новосибирск Яшь тамашачылар театрында (соңрак «Глобус» театрында) уйный.

1979-1994 елларда Новосибирскиның «Красный факел» драма театры артисты булып эшли.

Сәхнә эшчәнлеген травести булып башлый: бу рольләрдә аның, малайларның һәм кызларның тәртибе үзенчәлекләрен ачык гәүдәләндерү сәләте ачыла, бер үк вакытта романтик һәм героик образлар тудыра. Соңрак эксцентрика, сатира, гротеск элементлары белән шактый рольләрне уйный.

1968-1974 елларда Новосибирск театр училищесында укыта. 1966-1984 елларда Театр эшлеклеләре берлегенең Новосибирск бүлеген җитәкли.

2018 елның 19 июнендә Новосибирскида 94-нче яшендә вафат була[2].

Гаиләсе үзгәртү

  • Ире — актер һәм педагог Орлов Виктор Сергеевич (1924-1985), РСФСРның атказанган артисты.
  • Кызы — Орлова Наталья Викторовна артист, Русиянең атказанган артисты.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • РСФСРның атказанган артисты (8.05.1958).
  • РСФСРның халык артисты (15.02.1978).
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1967)
  • Ленин ордены — сәнгать өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен (1986).
  • «Новосибирск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» отличие билгесе.

Театрда эшләре үзгәртү

  • 1953 — «В поисках радости» Виктора Розова — Олег
  • 1953 — «Ромео и Джульетта» В. Шекспира — Джульетта
  • 1957 — «Снегурочка» А. Островского — Доротка Купава
  • 1958 — «В поисках радости» В. Розова — Олег
  • 1960 — «Обломов» И. Гончарова — Ольга
  • 1960 — «Тристан и Изольда» А. Бруштейн — Изольда
  • 1964 — «Сотворившая чудо» У. Гибсона — юлливан
  • 1966 — «Мария Стюарт» Ф. Шиллера — Мария Стюарт
  • 1966 — «Чайка» А. Чехова — Аркадина
  • 1972 — «Материнское поле» Ч. Айтматова — Толгонай
  • 1993 — «Дальше — тишина» В. Дельмар — Люси Купер
  • 1995 — «Игра в джин» Д. Кобурна — Фонсия Лорси
  • 1998 — «Дядя Ваня» А. Чехова — Марина
  • 1999 — «Двенадцать месяцев» С. Маршака — мачеха
  • 2004 — «Деревья умирают стоя» А. Касоны — бабушка
  • «Свои люди — сочтемся» А. Н. Островского — Тишка
  • «Девочки» В. Ф. Пановой — Томка
  • «Её друзья» В. С. Розова — Люся
  • «Машенька» А. Н. Афиногенова — Машенька
  • «Снежная королева» Е. Л. Шварца — Кай
  • «Белоснежка» Л. В. Веприцкой — гном Финтик
  • «Товарищи-романтики» М. А. Соболя — Алёнушка
  • «Друг мой, Колька!» А. Г. Хмелика — пионервожатая
  • «Недоросль» Д. И. Фонвизина — Простакова
  • «Правда — хорошо, а счастье лучше» А. Н. Островского — Мавра Тарасовна
  • «Гнездо глухаря» В. Розова
  • «Восемь любящих женщин» Р. Тома
  • «Дворянское гнездо» И. Тургенева
  • «Птицы нашей молодости» И. Друцэ
  • «ОБЭЖ» Б. Нушича
  • «Софья Петровна»
  • «Бемби»
  • «Своя семья»

Фильмография үзгәртү

  • 1968 — Сердце — Катя, Гущинның хатыны
  • 1975 — Пассажир — Кухно
  • 1977 — Однажды осенью — Вераның әнисе
  • 1992 — Безумный рейс — хезмәтче кыз

Әдәбият үзгәртү

  • Народная артистка России Анастасия Гаршина. 50 лет на сцене : Буклет / Л. Шалина, Е. Абрамова. — Новосибирск, 1998.
  • Рубина М. Анастасия Васильевна Гаршина // Новосибирский Академический молодежный театр «Глобус», 1930-2000. — Новосибирск, 2001. — С. 27-30.
  • Баландин Л. Предать судьбу // Новосибирск театральный. — Новосибирск, 1983. — С. 198-219.
  • Загородная А. Многоликая Анастасия Гаршина // Новосибирск. — 2001. — № 1. — С. 23-26 : ил.
  • Гаршина А. В. Анастасия Гаршина: Бог подари мне, наверное, способность понимать и ценить… : [Беседа] / Веда А. Лаврова // Новая Сибирь. — 2000. — 7 апр. — С. 9: портр.
  • Гаршина А. В. Вопреки версии «Зима» : [Интервью с актрисе. К 70-летию] // Сов. Сибирь. — 1995. — 27 апр. — С. 3: ил.
  • Дроздов С. Вечная патшабикә // Новая Сибирь. — 1999. — 26 февр. — С. 7: портр.
  • Ульянина И. Джульетта, Изольда, Мария Стюарт, или Как вас еще называть? : [К 50-летию твор. деятельности] // Веч. Новосибирск. — 1999. — 19 февр. — С. 11: портр.
  • Журавлева Г. К. Гаршина Анастасия Васильевна // Новосибирск : Энцикл. — Новосибирск, 2003. — С. 188: портр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Анастасия Васильевна Гаршина. youtube.com. 2018-02-18 тикшерелгән.
  2. Ушла из жизни легенда новосибирской сцены Анастасия Гаршина.. Наш дом Новосибирск. 2018-06-19 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү