Таһирә Минһаҗетдинова

Таһирә Минһаҗетдинова (рус. Тахира Менаждинова, 1952 елның 16 марты, ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково) — опера җырчысы (сопрано), 1981-1988 елларда Бишкәктә Кыргыз опера һәм балет театры, 19881993 елларда Мәскәүдә Зур театр, 1993 елдан Праһада дәүләт операсы солисты, сәнгать магистры, Праһа халыкара консерваториясе профессоры, җырчыларның халыкара бәйгеләрен оештыручы.

Таһирә Минһаҗетдинова
Төп мәгълүмат
Туу көне

16 март 1952(1952-03-16) (72 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково

Эшчәнлек еллары

1980—х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

опера җырчысы, педагог

Моң

сопрано

Коллективлар

Мәскәүнең Зур театры,
Бишкәк опера театры,
Праһа опера театры

Хезмәттәшлек

Праһа халыкара консерваториясе

Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1952 елның 16 мартында Мәскәү өлкәсе Долгопрудный районы Хлебниково бистәсендә (2003 елдан Долгопрудный шәһәренең микрорайоны) татар гаиләсендә туган. Долгопрудный шәһәрендәге музыка мәктәбендә укыган. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган (ССРБ халык артисты Елена Образцова(рус.) курсы, 1980).

19811989 елларда Бишкәктә Кыргыз дәүләт опера һәм балет театры(рус.) опера җырчысы.

19891993 елларда Мәскәүнең Зур театрында опера солисты.

1993 елдан Чехия башкаласы Праһа шәһәрендә яши. Праһа дәүләт опера театрында солистка һәм Праһа халыкара консерваториясе профессоры. Вокалистларның «Vissi D'Arte» халыкара конкурсы арт-директоры[1].

Братислава милли опера театрында, Швейцария, Алмания, Япония, Кытайның күренекле опера сәхнәләрендә чыгыш ясый.

Башкарган партияләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Конкурс «Vissi D’Arte»: о преданности искусству 2019 елның 11 май көнендә архивланган.. «Пражский телеграф», 15.04.2014