Виктор Васильевич Воробьёв (1925 елның 15 марты, Казан2006 елның 18 апреле, Брянск) — совет һәм Россия рәссамы һәм педагог. ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960; 1992 елдан Россия Рәссамнар берлеге). РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Виктор Воробьёв
Туган 16 март 1925(1925-03-16)
Казан, РСФСР, ССРБ
Үлгән 18 апрель 2006(2006-04-18) (81 яшь)
Брянск, Россия
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Воробьёв 1925 елның 15 мартында Казанда туа.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, уналты яшендә, Казан һөнәр училищесын тәмамламыйча, фронт ихтыяҗлары өчен хәрби продукция чыгарган хәрби заводта хезмәт эшчәнлеген башлый. 1942 елдан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына һәм гамәлдәге армия сафларына җибәрелә. 38 нче укчы дивизиясенең 29 нчы укчы полкы составында Бөек Ватан сугышында катнашучы — корал командиры. 3 нче Украин фронты составында Конотоп сугышларда, Днепр елгасын чыгуда һәм Чехословакияне азат итүдә катнашкан, авыр яраланган. 1945 елда хәрби госпитальдә дәваланганнан соң сугыш инвалиды буларак хәрби хезмәттән азат ителә[1]. Сугышта катнашкан һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен ССРБ Югары Советы Президиумы указы белән 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә[2][3].

1945 елдан 1950 елга кадәр Казан сәнгать училищесының рәсем бүлегендә укый. 1950 елдан 1956 елга кадәр ССБР Сәнгать академиясенең И. Е. Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының рәсем сәнгате факультетында укый, Ю. М. Непринцев һәм М. И. Авилов укучысы була. 1957—1990 елларда, иҗаттан тыш, утыз өч ел дәвамында Брянск сынлы сәнгать студиясе оештыручысы һәм җитәкчесе була[4].

Бөтенсоюз, бөтенроссия, республика һәм халыкара сәнгать күргәзмәләрдә катнаша: Бөтенсоюз — «Совет хакимиятенә 40 ел» (1957), «Тынычлык сагында» (1965), «Совет хакимиятенә 50 ел» (1967), «Туган ил буенча» (1981). Халыкара — 1977 һәм 1987 елда Болгариядә.

1960 елда Виктор Воробьев ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп сайлана. РСФСР Рәссамнар берлегенең Брянск бүлеген оештыручыларның берсе була.

1980 елда РСФСР Югары Советы Президиумының «Совет мәдәнияте өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» указы белән Воробьевка «РСФСРның Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә[5].

2006 елның 18 апрелендә Брянскта вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Солдат, художник, педагог. К 90-летию Виктора Воробьёва.
  2. Воробьёв Виктор Васильевич.
  3. Воробьёв Виктор Васильевич. Подвиг народа.
  4. Воробьёв Виктор Васильевич. Деятели Брянского края.
  5. Ведомости Верховного Совета РСФСР / Изд. Верховного Совета РСФСР, М.: 1980 г. — С.1201

Әдәбият үзгәртү

  • Русские художники XVIII—XX веков / Соловьев В. Д. - М.: Эксперт-клуб, 2005 г. - (АО Моск. учеб. и Картолитография). — 429 с. — ISBN 5-98881-001-2
  • Художники Воронежа, Курска, Орла / Ленинград: Художник РСФСР, 1960 г. — 100 с
  • Брянская организация Союза художников России / авт. текстов и сост. О.И. Резникова. - Брянск. - Калининград, 2011 г. — 204 с. — С. 40-41
  • Виктор Васильевич Воробьев: каталог: к 50-летию со дня рождения / Управление культуры Брянского облисполкома, Брянская организация Союза художников РСФСР; [авт. очерка и сост. кат. В. В. Савкин]. - Брянск: [б. и.], 1976 г. — 16 с.