Мидхәт Мөхәррәмов

Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов (1922 елның 27 апреле, Башкорт АССРның Стәрлетамак кантоны Җиргән авылы - 7 март 1993, Казан) - Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1967), ТАССР (1972) һәм РСФСРның (1982) атказанган фән эшлеклесе.

Җенес ир-ат
Туу датасы 27 апрель 1922(1922-04-27)
Туу урыны Җиргән, Стәрлетамак кантуны
Үлем датасы 7 март 1993(1993-03-07) (70 яшь)
Үлем урыны Казан, Россия
Һөнәр төре галим
Әлма-матер Казанский юридический институт[d]
Академик дәрәҗә тарих фәннәре докторы[d] һәм профессор[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Бүләкләр
РСФСР атказанган фән эшлеклесе Ленин ордены Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Биографиясе үзгәртү

1938 елда Башкортстанның Аурга районы Иске Әбсәләм авылында мәктәпне тәмамлый.

1940 елдан армия сафларында, Сызрань танк училищесы курсанты. Бөек Ватан сугышы ветераны. Гвардия капитаны, 1 нче танк армиясенең 6 нчы танк корпусының элемтә офицеры.

1948 елда Казан юридик институтын тәмамлый. 1951 елда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (1963-82) эшли. Тарих фәннәре кандидаты (1952), тарих фәннәре докторы (1964).

«Татарстан АССР тарихы» (1960, 2), «Татар АССР тарихы: борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» (1968), «Татар АССР тарихы» (1980), «Татарстанның партия оешмасы тарихы очерклары» (1962), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1967), «СССРда милли-дәүләт төзелеше тарихы. Капитализмнан социализмга күчү чорында СССРда милли-дәүләт төзелеше (1917-1936 еллар)» (М., 1968), «Борынгы шәһәр яшьлеге» (1978), «Көрәш һәм казанышлар елъязмасы: Татарстан партия оешмасы хроникасы: 1883-1985» (1985, кн.1), «Татарстанда Мәдәни революция (1917-1937 еллар)» (1986) коллектив хезмәтләр авторларының берсе.

Казан депутатлар Советы депутаты.

Улы Наил (1953) - политолог.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү