Кәримовлар — «Бертуган Кәримовлар» сәүдә йорты («Брадәрән Кәримовлар» сәүдә йорты, рус. Торговый дом «Братья Каримовы») — XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары.

Төп мәкалә: Матбагаи Кәримия
 
Кәримовлар басмаханәсе бинасы

Сәүдә йорты 1898 елда Казанда ачыла.

Оештыручылары — бертуган Шәрифҗан, Мөхәммәтҗан, Хәсән Кәримовлар. Әтиләре — Минһаҗетдин Кәримов. Сембер губернасы, Черкели авылыннан.

XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында татар халкының милли үзаңы күтәрелү, татар милли мәдәниятенең күбрәк аурупалаша баруы, мөселманнарның Коръәнне яшәеш өчен кулланма итүе дулкынында татар телендәге гәҗитләргә, журналларга, дини эчтәлектәге, фәнни һәм әдәби китапларга сорау үсә. Моны истә тотып, бертуган Кәримовлар үзләренең китап сәүдәсе кибетенә (Париж Коммунасы ур., 8) өстәп, 1900 елның 1 мартында шәхси типография ачалар.

1нче гилдия сәүдәгәр Мөхәммәтбәдретдин Апанаевтан Тихвин урамындагы (Г. Тукай ур., 37/20) ике катлы бинаны арендага алалар.

Бер ел эчендә Кәримовлар типографиясе уңышлы эшләп китә.1910 елга Кәримовларның сәүдә йорты Русиядә иң эре татар китабы матбагачысы булып үсә, икенче урында барган Иван Харитонов матбагасыннан өч тапкыр куәтлерәк санала.

19011917 елларда 19 647 076 тираж белән 1 700 исемдә татар китабы бастыралар.

1906 елда Кәримовлар Апанаевтан бинаны сатып алалар, аңа терәп яңа бина торгызалар һәм зур китап кибете (Париж Коммунасы ур., 20) ачалар.

1910 елда иске бина янәшәсенә модерн стилендә салынган өр-яңа өч катлы бинага күчәләр. Типография зурая һәм яңартыла. Шулай итеп, Казанның үзәгендә, атаклы «Печән базары», Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Галиев мәчете янәшәсендә үз китап кибете һәм 150 кешелек китапханәсе булган зур нәшрият-сәүдә йорты барлыкка килә һәм 20 елдан артык эшләп килә.

Казакъ әдәбияты классигы Магҗан Җомабаевның 1912 елда Казанда Кәримовлар матбагасында «Чулпан» (каз. Шолпан) исемле шигырьләр җыентыгы чыга.

Бертуган Кәримовлар үз акчаларына 1912 елның декабреннән 1918 елның июненә кадәр көндәлек «Кояш» гәҗите чыгарып килә.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6