Галиев мәчете
Галиев мәчете (Бишенче җамигъ мәчет, Муса бай мәчете) — Казанның тарихи мәчетләреннән берсе, татар архитектурасы үрнәге. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнашкан. Ике катлы, ике заллы җамигъ мәчет.
Галиев мәчете | |
Нигезләнү датасы | 1798 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урам | Париж Коммунасы урамы һәм Габдулла Тукай урамы |
Архитектура стиле | классицизм[d] |
Рәсми ачылу датасы | 1801 |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | Казан мәдәни мирас объектлары исемлеге (1)[d] |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
![]() |
Мәчет 1798—1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына төзелә. Архитектураның башлангыч классицизм юнәлешендә. 1882 һәм 1897 елларда сәүдәгәр И. Уразаев, М. Галиева һәм И. Иманкуловлар акчасына мәчет төньяк һәм көньяктан киңәйтелә, бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.
1930-елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып кулланыла башлый. 1992 елдан янә мәчет булып кулланыла. Хәзерге урнашу урыны: Тукай урамы, 40 нчы йорт.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүКазанның истәлекле урыннары | ||