Карел теле (karjalan kieli) — кареллар сөйләшүче тел, Балтыйк буе фин телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны якынча 33 мең кеше тәшкил итә, шул исәптән Россиядә — 25,6 мең кеше (2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу буенча), Карелия Республикасында — 15 мең кеше.

карел теле
Үзисем:

karjalan kieli

Илләр:

Карелия, Тверь өлкәсе, Саво (Төньяк Карелия), элеккеге Выборг яки Көньяк Карелия, Вологда өлкәсе

Рәсми халәт:

Карелия Республикасы, Финляндия

Сөйләшүчеләр саны:

33000

Халәт:

начар хәлдә[d]

 Классификация
Төркем:
Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

кас 285

ISO 639-1:

ISO 639-2:

krl[1]

ISO 639-3:

krl[1]

Карел телендә бай шигъри халык авыз иҗаты традициясе сакланган. Карел халкы фин лингвисты Элиас Лённрот (18021884) тарафыннан җыелган һәм эшкәртелгән «Калевала» эпосы авторы булып тора.

Морфология

үзгәртү

Типологик классификация буенча карел теле агглютинатив телләргә карый. Ләкин телдәге үзгәрешләр аркасында шулай ук флексия дә зур роль уйный.

Әлифба

үзгәртү

Карел теленең иң борыңгы һөйкәле булып 1963 елда Бөек Новгородта табылган каен тузы грамотсы санала — ул XIII гасырның башында язылган.

Беренче басма китабы («Маттай Инҗиле») 1820 елда чыгарылган.

XIX гасырның азагында — XX гасырның башында кирилл имләсе нигезендәге карел телендә китаплар басуы үсеш ала башлаган, әмма бердәм әлифба булмавы сәбәпле, берничә әлифба төре параллель рәвештә кулланылган. Инкыйлабкача кадәр басылган китпалары — барысы диярлек Инҗилнең карелчага тәрҗемәләре яки башка дини текстлары.

1931 елда латинлаштырылган карел әлифбасы кулланышка кертелгән. [2]:

Aa Ää Bb Cc Çç Dd Ee Ff Gg Hh Ii Jj Kk Ll Mm Nn Oo Öö Pp Rr Ss Şş Tt Yy Uu Vv Zz Ƶƶ з ь ȷ

1937 елда кириллаштырылган карел әлифбасы кулланышка кертелгән, әмма ул озак хәрәкәт итмәгән: 1939 елда карел теле укытуы административ рәвештә юкка чыгарыла, ә 1940 елда карел телендә әдәбият чыгару да тукталылды.

1940-еллардан ХХ гасырның башынача көнкүреш аралашу теле булып торган. 1980-еллар азагында — 1990-еллар башында карел теленең һәммә төп диалект өчен латин имләсе нигезендәге аерым әлифба булдылган.

Карел теленең бердәм әлифбасы 2007 елда расланган:[3]

A a B b Č č D d E e F f G g
H h I i J j K k L l M m N n
O o P p R r S s Š š Z z Ž ž
T t U u V v Y y Ä ä Ö ö '

Карел телендә «Karielan Šana» (Карел сүзе), «Oma Mua» (Туган җир) һәм «Vienan Karjala» (Ак диңгез Карелиясе) гәҗитләре чыгарылалар.

Искәрмәләр

үзгәртү