Латинлаштыру яки Латинизация1920-1930-елларда үткәрелгән ССРБ халыклары әлифбаларның латин язуына күчерү буенча чаралары.

Тарих үзгәртү

Латинзация, беренче чиратта, гарәп язуын кулланылган әлифбалардан башлаганнар. Латин әлифбасына күчү хәрәкәте 1921 елда Азәрбайҗанда һәм Төньяк Кавказда башлана. 1926 елда Бакыда беренче тюркология съезды була, шул съездта латинизация буенча Азәрбайҗан тәҗрибәсен Совет Берлегенең башка республикалираныда һәм автономияле өлкәләрдә куллану кирәклеге турында караны кабул ителә. Шул эшен өстендә җитәкчелек итергә өчен Яңа төрки әлифбасының Бөтенсоюз үзәк комитеты (рус. Всесоюзный центральный комитет нового тюркского алфавита, ВЦК HTA) оештырыла. Комитетының беренче пленумда 33 хәрефтән торган төрки халыкларның берләштергелгән әлифбасы проектын кабул итә.[1]

1930-елларның ахырына ССРБ телләрнең күпчелеге латин язуы нигезенә күчерелә.

Түбәндәге телләр өчен латинлаштырылган әлифбалар яки (әлифбасыз телләр өчен) яңа әлифбалар булдырылалар:

  1. Абаза теле
  2. Абхаз теле
  3. Авар теле
  4. Адыг теле
  5. Азәрбайҗан теле
  6. Алтай теле
  7. Әссүрия теле
  8. Башкорт теле
  9. Бәлуҗ теле
  10. Бүрәт теле
  11. Вепс теле
  12. Даргин теле
  13. Дуңган теле
  14. Яһуд-таҗик теле
  15. Ижора теле
  16. Ингуш теле
  17. Ительмен теле
  1. Кабарда-чиркәс теле
  2. Казакъ теле
  3. Калмык теле
  4. Каракалпак теле
  5. Карачай-балкар теле
  6. Карел теле
  7. Кет теле
  8. Кыргыз теле
  9. Кытай теле
  10. Коми теле
  11. Коряк теле
  12. Кырымтатар теле
  13. Кырымчак теле
  14. Кумандин теле
  15. Комык теле
  16. Көрд теле
  17. Лаз теле
  1. Лак теле
  2. Лезгин теле
  3. Манси теле
  4. Молдав теле
  5. Нанай теле
  6. Ненец теле
  7. Нивх теле
  8. Нугай теле
  9. Осетин теле
  10. Фарсы теле
  11. Саам теле
  12. Селькуп теле
  13. Табасаран теле
  14. Таҗик теле
  15. Талыш теле
  16. Татар теле
  17. Тат теле
  1. Төркмән теле
  2. Удэге теле
  3. Удин теле
  4. Уйгыр теле
  5. Үзбәк теле
  6. Хакас теле
  7. Хант теле
  8. Цахур теле
  9. Чечен теле
  10. Чукот теле
  11. Шор теле
  12. Шугнан теле
  13. Эвенк теле
  14. Эвен теле
  15. Эскимос теле

Алеут, гарәп, корея, удмурт, мордва һәм мари телләре өчен латин әлифбасы проектлары төзеләләр, ләкин алар гамәлдә кулланылмаганнар.

Рус әлифбасының латинлаштыру үзгәртү

Моны да карагыз: Рус латиницасы#Совет проекты

1929 елда РСФСР халык мәгариф комиссариаты рус алфавитының латинлаштыру мәсьәләсен тикшерү буенча комиссияне оештырган. комиссия составына 13 кеше кергән: Н. Ф. Яковлев (җитәкче), А. М. Сухотин, Л. И. Жирков, А. М. Пешковский, Н. М. Каринский, С. И. Абакумов, В. И. Лыткин (беренче коми лингвисты). 1930 елның гыйварында комиссия үз эшен тәмамлаган. Йомгак документы (аның астында А. Пешковский гына имза куймады) өч вариант тәкъдим иткән; алар бер-берсеннән «ы», «ё», «ю», «я» һәм «ь» хәрефләрнең язуда күрсәтүе белән аерылып торганнар. 1930 елның 25 гыйварында Сталин җитәкчелегендәге ЦК ВКП(б) Политбюросы латинлаштыру мәсьәләсен тикшерүне туктатырга боерык биргән.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Литература үзгәртү

  • В. М. Алпатов, 150 языков и политика. 1917—2000. Социолингвистические проблемы СССР и постсоветского пространства. — М., 2000.

Тышкы сылтамалар үзгәртү