Ингуш теле

ингуштарҙың милли теле

Ингуш теле (үзатамасы ГӀалгӀай мотт, гъалгъай мотт) — ингушларның теле. Ингушетиянең дәүләт телләренең берсе. Шулай ук Грозный, Владикавказ шәһәрләрендә, Төньяк Осетиянең Пригородный районы авылларында таралган. РФ буенча ингуш телендә сөйләшүчеләр саны — 405,5 мең (2002, халык исәбен алу), 305 860 (2010, халык исәбен алу). Ингуш теле вайнах (нах-дагстан) телләренә карый. Чечен теленә якын. Диалектларга бүленми.

Ингуш теле
Үзисем:

ГӀалгӀай мотт (Ğalğaj mott), Ingus, Kisti, Kistin

Илләр:

Россия, Казакъстан

Төбәкләр:

Ингушетия, Чечня, Төньяк Осетия һ.б.

Рәсми халәт:

Ингушетия байрагы Ингушетия

Күзәтүдә тора:

Ч. Э. Ахриев исемендәге Ингуш Һуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты[1]

Сөйләшүчеләр саны:

305 860[2]

Халәт:

куркыныч астында[d][3]

 Классификация
Төркем:

Кавказ телләре

Нах-дагстан телләре
вайнах (чечен, ингуш)
Язу:

кириллица (Ингуш әлифбасы)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

инг 205

ISO 639-1:

ISO 639-2:

inh[4]

ISO 639-3:

inh[4]

Әлифба

үзгәртү
А а Аь аь Б б В в Г г ГӀ гӀ Д д Е е
Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Кх кх Къ къ
КӀ кӀ Л л М м Н н О о П п ПӀ пӀ Р р
С с Т т ТӀ тӀ У у Ф ф Х х Хь хь ХӀ хӀ
Ц ц ЦӀ цӀ Ч ч ЧӀ чӀ Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы
Ь ь Э э Ю ю Я я Яь яь Ӏ

Сузык авазлар өлкәсе

үзгәртү

Сузык авазлар өлкәсе (вокализм) иренләшкән һәм иренләшмәгән, йомшак һәм каты алгы һәм урта рәт сузыклардан тора. Югары күтәрелешле һәм түбән күтәрелешле дифтонглар киң таралган. Ингуш телендәге сузык авазларга ябык иҗекләрдәге сузык авазның /и/ фонемасын йотуы аркасында килеп чыгучы борынлаштыру (назализация) күренеше хас.

Тартык авазлар

үзгәртү

Тартык авазлар өлкәсе (консонантизм) бугазда тавыш ярыларының кысылуы (йомылуы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән бугаз тартыкларының күп булуы белән аерылып тора. Саңгырау өрелмәле тартыклар сүз азагында яңгырауга әйләнә. Ингуш телендә башка вайнах телләрендә булмаган /ф/ фонемасы бар. Ингуш телендә сүз басымы динамик, 1-енче иҗеккә төшә.

Грамматик төзелеше

үзгәртү

Грамматик төзелеше буенча ингуш теле агглютинатив-фрекатив телләргә керә. Сүз ясалуның төп ысуллары — префикс ярдәмендә, суффикс ярдәмендә, кушма сүзләр ясалу, редупликация һәм конверсия. Ялгызлык исемнәрнең 3 классы, күплек сандагы исемнәрнең 3 классы бар[5].
Килешләр — номинатив, генитив, датив, эргатив, латив, локатив, компаратив, эллатив, аблатив һ.б.
Фигыльнең төр (рус. вид), вакыт, юнәлеш, сан, класс категорияләре, шулай ук күп санлы яңа сүз ясалу ысуллары бар. Фигыльнең теләк юнәлешендә күп санда вакыт формалары, боерык юнәлешендә күп санда әдәплелек формалары урын алган. Сыйфат фигыль, хәл фигыль янәшәсендә фигыльнең масдар (эш исеме) формасы да бар.

Лексика

үзгәртү

Ингуш телендә осетин, кабарда-чиркәс, рус, гарәп, гөрҗи, төрки телләрдән алынган алынмалар бар.

Ингуш телендә беренче әлифба гарәп графикасы нигезендә 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән. 1921 елда Заурбек Мальсагов (ru) Тау республикасы халык мәгарифе халык комиссариаты раслаган, латиницага нигезләнгән ингуш әлифбасын төзи. 1938 елдан кириллица нигезендәге әлифбага алыштырылган. 19231928 елларда берничә кат үзгәртелгән мөстәкыйль ингуш әлифбасы кулланылса, 19281938 елларда уртак чечен-ингуш әлифбасы кулланыла.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 11 (Изл-Исл). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-342-2

Әдәбият

үзгәртү
  1. Мальсагов З. К. Грамматика ингушского языка. Грозный, 1963.
  2. Русско-ингушский словарь. М., 1980.
  3. Nickols J. The indigenous Languages of the Caucasus (Кавказның төп халыклары телләре). Delmar, 1994
  4. ГӀалгӀай-эрсий дошлорг (Ингушско-русский словарь). Нальчик, 2009. ISBN 978-5-88195-965-4

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү