Эвенк теле (эвенк. эвэды̄ турэ̄н) — эвенкларның теле, тунгус-манчжур телләргә керә. Россиядә 1929 елдан латин әлифбасы, 1937 елдан кирил әлифбасы кертелә. Кытайда, Монголияда — латин һәм иске монгол әлифбалары.

Эвенк теле
Үзисем:

Эвэды̄ турэ̄н

Илләр:

Россия, Кытай, Монголия

Төбәкләр:

Россиядә: Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш; Кытайда: Эчке Монголия

Рәсми халәт:

Россия байрагы Россия Федерациясе субъекты:

Сөйләшүчеләр саны:

44 500

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл язуы, иске маңгул язуы[d] һәм эвенкийский алфавит[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

эвк 825

ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

evn[2]

Эвенк теле балалар бакчаларының әзерлек төркемнәрендә, башлангыч сыйныфларында, факультатив буларак 8 нче сыйныфка кадәр укытыла. Фән буларак Санкт-Петербург, Якутск, Хабарау, Улан-Удэ, Игарка, Амурдагы Николаевск югары уку йортларында укытыла.

Аралашу теле буларак эвенк теле урта һәм олы яшьтәге эвенклар арасында кулланыла. «Эвэды ин» (Эвенк тормышы) рус-эвенк телле газета нәшер ителә.

Хәзерге вәзгыять үзгәртү

1989 елгы җанисәп буенча, Россиядә 29 957 эвенк яши иде. Алар арасында эвенк телен туган тел дип 26,1 % кеше санады. Эвенк телендә 45,1 % кеше иркен сөйләшә алды. Хәзерге вакытта эвенк теле фәкать эвенклар күпләп яшәгән районнарда кулланыла.

Эвенк телендә өч сөйләш аерыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш.

Әдәби тел 1930 елларда латин әлифбасы нигезендә язуны кертү белән бергә формалаша башлый. Ләкин хәзер дә әдәби тел нормалары тулысынча формалашмаган, диалекталь аерымлыклар күп.

Әлифба үзгәртү

Кирил әлифбасы нигезендә үзгәртү

Россиядә хәзерге эвенк әлифбасында (1958 елдан) 34 хәреф бар:

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Л л М м Н н Ӈ ӈ
О о П п Р р С с Т т У у Ф ф Х х
Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э
Ю ю Я я

Латин әлифбасы нигезендә үзгәртү

Кытайда эвенк латин әлифбасында 30 хәреф бар:

A a
/a/
B b
/b/
C c
/ts/
D d
/d/
E e
/ə/
Ē ē


/e/

F F
/f/
G g
/ɡ/

/ɣ/
H h
/x. h/
I I
/i/
J j
/dʒ/
K k
/k/
L l
/l/
M m
/m/
N n
/n/
Ng ng
/ŋ/, /ˠ/
Ɵ ō


/ɔ/

O o
/ʊ/
P p
/p/
Q q
/tʃ/
R r
/r/
S s
/s/
T t
/t/
U u
/u/
V v
/ɵ/
W w
/w/
X x
/ʃ/
Y y
/j/
Z z
/dz/

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Закон Республики Саха (Якутия) от 16 октября 1992 года № 1170-XII «О языках в Республике Саха (Якутия)» (с изменениями на 30.05.2017), ст. 6: «признаются местными официальными языками в местах проживания этих народов и используются наравне с государственными языками».
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Language