Хакас теле (үзатамасы Хакас тілі, элек Хakas tįlį, тадар тілі) — хакаслар сөйләшкән тел. Хакасия, Тува һәм Красноярск крае җирләрендә таралган. Хакас телендә сөйләшүчеләр саны — якынча 52 мең кеше.

Хакас теле
хак. Хакас тілі
Дәүләт  Россия[1]
Барлыкка килү урыны Алтай Республикасы, Алтай крае, Кемерово өлкәсе, Хакасия һәм Красноярск крае
Административ-территориаль берәмлек Хакасия, Тыва һәм Красноярск крае
Тел типологиясе SOV[d] һәм агглютинатив тел
Язу хакас язуы[d]
Телне көйләүче Хакас теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты[d]
Сөйләшүчеләр саны 42 604 кеше кеше[2]
Телнең ЮНЕСКО статусы начар хәлдә[d][3] һәм куркыныч астында[d]
Ethnologue каталогында телнең статусы 2 Provincial[d][4]
Нинди веб-биттә тасвирланган turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=khs
Wikimedia Incubator URL incubator.wikimedia.org/wiki/Wp/kjh
Викимедиа проектларында тел коды kjh[5]
 Хакас теле Викиҗыентыкта

Телнең дүрт диалекты аерыла: сагай, качин, кызыл һәм шор диалектлары. Әдәби тел нигезе булып сагай һәм качин диалектлары санала.

Язу үзгәртү

1924 елда кирил әлифбасы нигезендә язу булдырыла. 1929 елда ул латин әлифбасына, ә 1939 елда янә кириллицага күчерелә. Тел үзе XVIII гасырдан башлап өйрәнелә.

1939 елда кабул ителгән кириллица нигезендә әлифба
А а Б б В в Г г Ғ ғ Д д Е е Ё ё
Ж ж З з И и Й й I i К к Л л М м
Н н Ң ң О о Ö ö П п Р р С с Т т
У у Ӱ ӱ Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ӌ ӌ Ш ш
Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү