Төп менюны ачу

Вепс теле (үзатамасы — vepsän kel') — вепсларның теле. Карелиядә, РФнең Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә, Себердә кулланыла. РФдә вепс телендә сөйләшүчеләрнең саны: 5 753 кеше (2002, халык исәбен алу) — ↓ 3 613 (2010, халык исәбен алу).

Вепс теле
Үзисем:

vepsän kel'

Илләр:

РФ

Төбәкләр:

Карелия,
Ленинград өлкәсе,
Вологда өлкәсе һ. б.

Рәсми халәт:

Вологда өлкәсе, Бабаев районы, Вепс милли авыл җирлеге (ru)

Күзәтүдә тора:

Карелия байрагы Карелия хөкүмәте

Сөйләшүчеләр саны:

3 613 кеше

Дәрәҗә:

җитди дәрәҗәдә юкка чыгу куркынычы[1]

Халәт:

җитди куркыныч астында[d][2]

 Классификация
Төркем:

Урал гаиләсе

Фин-угыр телләре
Балтик буе-фин теләре
Язу:

латин язуы һәм Вепс язуы[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

веп 135

ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

vep

ТарихҮзгәртү

 
Урыс һәм вепс телләрендә (а) юл билгесе
 
Вепс телендә чыгарылган дәреслек бите. 1930

Вепс теле — фин-угыр телләренең берсе, балтика буе-фин төркеменә карый. 3 диалекты бар: төньяк, урта һәм көньяк. Диалект аермалыклары башлыча фонетика һәм лексика өлкәсендә очрый. Телдәге сөйләшләрнең күпчелеге урта диалектка карый.

ФонетикаҮзгәртү

Фонетика өлкәсендә сузыкларның киң һәм тар әйтелеш буенча аерымлануы барлык диалектларда да очрамый. Сузыклар гармониясе (сингармонизм) шулай ук барлык диалектларга да хас күренеш түгел. Сингармонизм икенче иҗектә туктала. Башка балтик буе-фин теләрендә очрый торган тартыкларның чиратлашуы күренеше вепс телендә күзәтелми. Урыс теленең көчле йогынтысында тартыкларның алгы рәт сузыклары алдында палатализацияләнү (йомшару) күренеше барлыкка килгән, шунлыктан вепс алфавитына нечкә тартыкларны билгеләү өчен өстәмә тамга (’) кабул ителгән.

МорфологияҮзгәртү

Морфология өлкәсе килешләрнең күп булуы белән аерылып тора. Вепс телендә послелоглардан яңа килешләр ясалу күренеше дәвам итә. Яңа килешләр ясалу төрле диалектларда һәм сөйләшләрдә бердәй актив бармый. Туганлыкны күрсәтүче терминнарда гына тартым категориясе бар. Фигыль күчемле һәм күчемсез төрләнешкә ия, дүрт юнәлеше бар. Фикердән баш тарту махсус баш тарту фигыле ярдәмендә башкарыла.

ЛексикаҮзгәртү

Вепс теле күп гасырлар буе урыс теленнән алынмалар алып, үзләштергән.

ЯзуҮзгәртү

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f
G g H h I i J j K k L l M m N n
O o Ö ö P p R r S s Ş ş T t U u
V v Y y Z z Ƶ ƶ ı

1930 еллар башында вепс язуы көнбатыштагы урта диалект сөйләшләренә таянып, латин графикасы нигезендә барлыкка килгән. 1937 елга кадәр вепс телендә урта һәм башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр басылган, әлеге телдә мәктәпләрдә укытылган. Аннары берничә дистә ел буена вепс теле сөйләм теле формасында гына яши.

1989 елда латин язуындагы вепс әлифбасы торгызылган, вепс теле өчен кирилл әлифбасы да кабул ителгән[3], әмма кириллицада бер генә исемдә дәреслек басылган. Хәзерге язма вепс теле урта диалектка нигезләнгән, шулай ук башка диалектлардан да кайбер үзенчәлекләр искә алынган.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-334-6

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Зайцева М. И. Грамматика вепсского языка. Л., 1981.
  2. Вепсы. Китапта: Прибалтийско-финские народы России. М., 2003.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү