Морфология (тел белеме)


Сарыф[1] яки морфология (юнанча μορφή "рәвеш" + юнанча λογία "гыйлем") — сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас булган грамматик категорияләрне өйрәнә торган, грамматиканың бер өлешен тәшкил иткән фән. Сарыфның төп өйрәнү фәне — сүз һәм сүзләр төрләнгәндә барлыкка килә торган һәртөрле сүз шәкелләре.

Сарыф синтаксис (нәхү), лексикология, фонетика һәм башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә тора.

Сүз төркемнәреҮзгәртү

Татар телендә сүзләрне төркемләү өчен 3 принцип бар:

  1. Лексик-семантик: лексик мәгънәсен һәм грамматик мәгънәсен бергә алып карау
  2. Морфологик: нәрсә белән төрләнүгә карау
  3. Синтаксик: нинди җөмлә кисәге булуына карау

Сүз төркемнәре - мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә тупланган сүзләр. Татар телендә сүз төркемнәре 2 олы төркемчәгә бүленә: мөстәкыйль(җидәү) һәм ярдмәче сүз(алтау) төркемнәре. Барысы татар телендә 13 сүз төркеме бар

Мөстәкыйль сүз төркемнәреҮзгәртү

Бу сүз төркемнәренең мөстәкыйль мәгънәләре була, алар аерым сорауга җавап бирәләр, җөмлә кисәге булып киләләр. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш, алмашлык, аваз ияртемнәре.

ИсемҮзгәртү

Исем - предметлыкны белдерә торганн сүз төркеме. Исемнең грамматик категорияләре:

  1. Сан (берлек-күплек): бала - балалар, кеше - кешеләр
  2. Тартым: китап - китабым
  3. Килеш (6 килеш): Баш, Иялек, Юнәлеш, Төшем, Чыгыш, Урын-вакыт
  4. Хәбәрлек

Исемдә предметлык мәгънәләре:

  1. Абстракт (эш-хәл, билге һәм башка төшенчәләрне, "тотып карап булмаган" сүзләрне атый: җәй, мәхәббәт, дуслык)
  2. Конкрент (затларны, тереклек предметларын аңлата торган әйберләр, аларны "тотып" карап була: китап, ат, бала)
  3. Җыйма (бер төрдән булган объектларның җыелмасын атау: каенлык, савыт-саба)
  4. Матдә (азык-төлек, төзү материаллары, химик матдә атамалары керә: май, он, тоз)

Бер төрдән булган предметларның затларының барсы өчен дә уртак исем - уртаклык исем дип атала. Ялгызлык исем - бер төрдән булмаган предметларның, затларның берсенә генә бирелгән исем.

Ясалышы ягыннан 6 ясалыш ысулы бар:

  1. Тамыр: әни, дус
  2. Ясалма: авылдаш, каенлык
  3. Парлы: дус-иш, холык-фигыль
  4. Тезмә: үги ана яфрагы
  5. Кушма: аккош, төнбоек
  6. Кыскартылма: драмтүгәрәк, КФУ, ДАГУ

Җөмләдә барлык җөмлә кисәге дә булып килә ала.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Татар грамматикасы. — Т. I. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 1998.
  • Татар грамматикасы. — Т. II: Морфология. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 2002.
  • Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен дәреслек / Ф. М. Хисамова. — Казан: Мәгариф, 2006. — 335 б.
  • Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе / Д. Г. Тумашева. — Казан: КДУ нәшрияты, 1964.
  • Хәзерге татар әдәби теле. Морфология / Д. Г. Тумашева. — Казан: КДУ нәшрияты, 1978.



  1. http://garap-farsy.narod.ru/s.htm