Вепслар
Ве́псы (вепс. vepsläižed; искергән — чудь) — Карелиядә, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүче аз санлы фин-угыр халкы. 2006 елның апрелендә Россиянең Төньягында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышында яшәүче төп аз санлы халыклар исемлегенә кертелә[3].
Вепслар | |
гомуми сан |
6400 |
---|---|
яшәү җире |
|
Теле | |
Дине |
нигездә православие |
Кардәш халыклары: | |
![]() |
Атама һәм төркемчәләрҮзгәртү
Үзатамалары — vepsä, bepsä, vepsläižed, bepsaažed, lüdinikad. 1917 елга кадәр вепслар рәсми рәвештә чудь дип аталып йөртеләләр. «Вепслар» этнонимы инде хәзерге заманда кулланыла башлый.
Вепсларның өч этнографик төркеме аерыла:
- төньяк (Онега буе) вепслары;
- урта (оят) вепслары;
- көньяк вепслар.
Килеп чыгышлары һәм тарихларыҮзгәртү
- Төп мәкалә: весь (кабилә)
Бүгенге көндә тарихчыларда вепс этносының килеп чыгышы (генезисы) турында төгәл мәгълүмат юк. Галимнәрнең фаразлары буенча вепслар башка Балтыйк буе халыкларының формалашуы белән бәйле һәм, мөгаен, алардан б.э. 1нче меңьеллыгының икенче яртысында аерылып чыкканнар.
Вепслар беренче тапкыр б.э. VI гасырында искә алына дип исәпләнә (остгот тарихчысы Иордан вас кабиләсе турында яза). Ибне Фадлан (X гасыр) вису кабиләсе турында яза. Рус елъязмалары, мөгаен, шушы ук халыкны XI гасырдан башлап весь дип атап йөртә башлый. Башка рус чыганаклары аларны нигездә чудь дип атап яза.
Традицион торакларыҮзгәртү
Традицион тораклары һәм материаль мәдәнияләре төньяк русларныкына бик якын.
ДинҮзгәртү
XI—XII гасырларда вепслар арасында православие тарала, ләкин җирле ышанулар озак сакланып килә, мәсәлән йорт иясенә (pert'ižand) ышанулар, чирлеләр өшкерүче (noid) янына йөргәннәр.
2002 елларда торак пунктларда вепсларның саныҮзгәртү
Карелия Җөмһүрияте:
Петрозаводск шәһәре 2698
Шёлтозеро авылы 385
Рыбрека авылы 322
Кварцитный бистәсе 183
Кондопога шәһәре 155
Шокша авылы 119
Ленинградская өлкәсе:
Винницы авылы 309
Подпорожье шәһәре 118
Курба бистәсе 111
Лукинская авылы 101
Санкт-Петербург:
Санкт-Петербург шәһәре 318
ЧыганакларҮзгәртү
- ↑ 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2014-06-20
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. 2009-12-24 тикшерелгән.
- ↑ Распоряжение Правительства РФ от 17 апреля 2006 г. N 536-р, archived from the original on 2016-04-19, retrieved 2014-06-20